Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:33

The Guardian, Мәскәү белән Петербурны санамаганда, Русиядә карарга киңәш ителгән 10 шәһәр исемлегенә Казанны та керткән.

Британиянең The Guardian газеты Русиянең туристларны җәлеп итәрлек иң кызыклы урыннарның исемлеген төзегән. Бер дистә шәһәр һәм табигать объектлары арасына Татарстан башкаласы Казан да кергән.

Европа басмасы фикеренчә, Казанны килеп күреп китәр өчен берничә сәбәп бар: шәһәрнең меңъеллык тарихы һәм монда төрле мәдәниятләрнең янәшә яши алуы. Татарстан башкаласында правослау чиркәүләре белән мөселман мәчетләре янәшә тора, дип билгеләп уза британ басмасы. Туристларга Казан кирмәнендә урнашкан Сөембикә манарасына барырга, ә милли ризыклардан татар чәк-чәген һәм башка чәй ризыкларын татып карарга киңәш ителә.


Рейтингка Русиянең башка урыннары да кергән: Калининград, Владивосток, Ессентуки, Петропавловск-Камчатский, Новгород кебек шәһәрләр, Байкал күле, Алтай таулары, Карелия, Көнчыгыш Саяндагы “Столбы” тыюлыгы. Рейтинг төзегәндә Русиянең ике башкаласы - Мәскәү һәм Петербур исәпкә алынмаган.

XS
SM
MD
LG