Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:14

Нариман Җәләл: "Шура дини мәсьәләләрне координацияләү өчен кирәк"


Кырымтатар Мәҗлесе рәисенең беренче урынбасары Нариман Җәләл Кырым мөселманнарының дини мәсьәләләрен координацияләү өчен Дини шура төзергә тәкъдим итте. Шушы тәкъдиме турында ул Азатлык радиосына сөйләде.

Соңгы вакытта Кырым мөфтияте, мөфти хаҗи Әмирали Аблаевка карата алар Кырым хакимиятенә буйсынып эш итә дигән гаепләүләр ешайды. Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев исә мөфтият хәзер "тулысынча оккупантка буйсына" дип белдерде. Шуны да әйтергә кирәк, Кырымда мөселманнарның, кырымтатарларның инде ике ел дәвамында эзәрлекләнүенә, мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә үткәрелгән тентүләргә карата Кырым мөфтие бер дә дәшмәде. Шушы вазгыятьтә Мәҗлес рәисенең Кырымда калган беренче урынбасары Нариман Җәләл Кырым мөселманнарының дини мәсьәләләрен координацияләү өчен Дини шура төзергә тәкъдим итте. Аңа Кырымнан читтә булган дин вәкилләре һәм Кырым мөфтияте да керергә тиеш, диде ул. Шушы тәкъдиме турында ул Азатлык радиосына да сөйләде.

– Нариман әфәнде, сез Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары буласыз. Кырымда барлыкка килгән вазгыятьтән чыгып сез дини шураны барлыкка китерергә кирәк дигән фикер әйткән идегез. Сүз нәрсә турында бара?

­­­– Хәзерге заманда ислам тирәсендә дөньяда булган катлаулы вазгыять, кырымтатарлар арасында булган дини яңарыш чорында бу процессларның идея ягыннан координацияләү, уртак караш эшләп чыгару, гомумән, кырымтатарлар яшәгән илләрдә дини лидерлар арасында контактларны барлыкка китерү ихтыяҗы бар. Моннан чыгып дини оешма төзү кирәк дигән фикер туды. Моны кемнәрдер ашыгып инде Кырым мөфтиятенә альтернатива дип атадылар, бу мәсьәләгә инде ниндидер сәясәт тә кушылган кебек була. Украинадагы Кырым мөселманнарының үзләренең лидеры булырга тиеш, алар бердәм булырга тиеш, югыйсә Кырым мөселманнары өммәтенең берлеге өчен безнең күпъеллык көрәшебез оттыру белән тәмамланачак. Украинада булган дини лидерлар безнең ихтыяҗларга тиешле дәрәҗәдә җавап бирмиләр, чөнки алар арасында, берьяктан, ниндидер безгә килешмәгән ислам юнәләшләре бар, икенче яктан ислам яңарышы кырымтатарлар өчен милли яңарышның да бер өлеше булып тора. Аның өчен Кырым мөфтияте дини, иҗтимагый, бердәмләшү функциясен дә башкара иде.

– Хәзер ул мондый функцияне үтәмиме?

– Хәзер мөфти "без сәясәткә тыгылмыйбыз" дисә дә, мин бу хакта сөйләгән идем инде – нәкъ менә мөфти һәм мөфтият Кырым хакимиятләренең кырымтатарларга карата сәясәтенең иң үзәгендә тора.

– Аларның роле нинди – тискәреме, уңаймы?

– Мин бөтен нәрсәне ак йә кара төскә буямас идем. Берьяктан, мөфти мөселман өммәте берлеген, мөфтиятнең милкен, мөселман мәхәлләләрен саклау, мөселманнарны бер үзәктән идарә итү өчен адымнар ясый. Икенче яктан, без аңлыйбыз, Русия, Кырым хакимиятләре бу бердәмлекне үзләренә хезмәт итү максаты белән эш итә. Монысы безнең күбебез өчен һич тә кабул итерлек түгел. Әгәр дә мөфтинең, ул сәясәттән тыш булганы хакында сүзләре чынбарлыкка туры килсә иде, без моңа тик шатланыр идек. Кырым мөфтиятенең эшчәнлеген ниндидер сәясәттә куллану безнең мәнфәгатьтә түгел. Безнең вазифабыз аларга ярдәм итүдән гыйбарәт.

– Шура шуның өчен төзеләме?

– Мин уйлыйм, нәкъ менә шуның өчен, чөнки монда берләшү максаты бар, монда тарих бар. 16 гыйнварда Акмәчеттә узган дини конференциядә мөфтине хәтта Номан Челебиджиханның (1883-1918) мирасчысы дип бәян иттеләр. Челебиджихан – Балтыйк буе илләре, Польша, Беларус, Украина мөселманнары мөфтие иде. Ләкин бу илләрнең мөселманнары белән мөфтинең хәзер контакты юк. Моңа без Румыниядә яшәүче кырымтатарларны, Төркиядәге һәм башка Европа илләрендә диаспора булып яшәүче милләттәшләребезне дә өсти алабыз. Мөфти төрле сәбәпләрдән бу эшне берүзе башкара алмый икән, без шура – координацион шура барлыкка китерергә тәкъдим итәбез. Аңа мөфти дә, һичшиксез, керергә тиеш. Бу шура, мин әйтмим мөфтине, ләкин ниндидер координаторны сайлый алыр иде.

– Бу эштә кем арадашчы була ала?

– Минем фикеремчә, моны шура билгеләргә тиеш булачактыр.

– Бу шураны чакыру өчен инициатива кемнән чыгарга тиеш? Кырым мөфтиятеннәнме, әллә Кырымның тышыннанмы?

– Кырымдагы хәлләрне күз алдына алып төп мәсьәлә шунда – без Кырымда Корылтай сессияләрен, Бөтендөнья конгрессларын үткәрә алмыйбыз, чөнки монда моны ирекле рәвәштә үткәрергә мөмкин түгел. Шул сәбәптән Европа илләреннән мосафирлар Кырымга килеп шураны монда төзерләр дип уйламыйм. Монда барлык нәрсә контроль астында, дини мәсьәлә тагын да каты контрольдә. Барлык мондый берләшү гамәлләрен хакимият үз мәнфәгатьләренә эшләтәчәгенә бездә бернинди шик юк. Алар өчен безнең алдыбызда торган саклап калу, яңарыш кебек вазифа тормый. Алар моны үз файдасына кулланырга тырышачаклар, аларга кирәк булган ниндидер бәянатнамәләр, башка мөрәҗәгатьләрне тавышландыру өчен кулланачаклар.

– Бу шура кайсы җирлектә булырга мөмкин?

– Килеп чыккан вазгыятьне күз алдына алып шураны Кырымнан тыш башка бер җирдә үткәрергә мөмкин. Монда бернинди проблем булмаска тиеш.

– Мөфтинең шураны төзү инициативасына реакциясе булдымы?

– Беләсезме, безнең өчен без кабинетларда бер-беребезгә нәрсә сөйләгәнебез, килешкәнебез мөһим түгел. Безнең өчен безнең килешүләребез ничек итеп гамәлгә ашырылганы мөһим. Әйе, кайбер сөйләшүләрнең мәгънәсе юк, йөреп нәтиҗәләргә ирешергә кирәк, кызганычка, мондый нәтиҗәләр дә әле юк. Безгә дә, башкаларына да мактану өчен әйбер юк. Ләкин кайбер җәмәгать активистлары Русия дәүләтендә хокук саклаучы зур аппарат белән көрәшергә авыр булганын аңлап һич югында җәмгыятьне борчыган мәсьәләләр булганы хакында сөйләп, бу мәсьәләләрне хәл итүне таләп итәргә омтылалар. Һич югында бу функцияне үтиләр. Шулай ук үзләрен лидер дип исәпләгән кешеләр, иң булмаганда, минималь рәвештә моны эшләргә тиешләр.

– Ничек уйлыйсыз, бу шура Кырымда югалган кырымтатарлар мәсьәләсен күтәрә алыр идеме?

– Мөфтият һәм мөфти хакында төрле яктан яңгыраган тискәре, негатив реакция, кайбер вакытта бу реакция бәлки матбугат чараларында булган реакциядән да күбрәк. Бу реакция үзләрен лидер дип санаган кешеләр бер нәрсә хакында сөйләгәндә башка нәрсә хакында онытканнары хакында сөйли. Беркем кискен, каты бәянәтләр ясауны таләп итми, ләкин гаделсез эшләр эшләнгәнен кешеләр күреп, моңа борчылуны ачык итеп белдерергә тиеш. Бу халык өчен нәрсәдәр эшлибез дигән сәясәтчеләргә дә, үзен лидер дип исәпләгән кешелергә, шулай ук дини лидерларга да кагыла. Бернинди хәл чынбарлыкта нәрсә булганын сөйләргә аларга комачау итмәскә тиеш. Беркем боларны сөйләгәндә дәүләтне, ниндидер хезмәтләрне гаепләргә кирәк дип әйтми, ләкин борчылу, кануннар үтәлергә тиешлеге хакында сөйләргә кирәк. Бу барлык нормаль илләрнең Конституцияләре буенча шулай.

– Сезнең фикерегезчә мөфти моны эшлиме-юкмы?

– Ачыкча юк. Кызганычка, юк. Тик соңгы вакытта, шул 16 гыйнварда узган конференциядән соң беренче тапкыр ниндидер борчылу кебек сүзләр яңгыраган кебек булды. Ләкин тентүләр нәкъ менә мөселманнарда баруы, дини гыйбадәтләрне кылган мөселман гаиләләрендә уздырылуы хакында сөйләргә кирәк. Моны ачык итеп сөйләмиләр.

XS
SM
MD
LG