Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:15

ЛДПРның Татарстан бүлеге башлыгы Марсель Габдрахманов илдәге кризис көчәюгә карата: "Балык башыннан бозыла", дип белдерде.

ЛДПРның Казандагы кабул итү бүлмәсенә моң-зарлары белән килүчеләр көннән-көн арта. "Алар тормышларының көннән-көн начараюына зарлана", дип белдерде Азатлыкка әлеге фирканең Татарстандагы җитәкчесе Марсель Габдрахманов.

Халыкның акчасызлыктан интегүе, төрле түләүләрнең көннән-көн арта баруы турында "Гадел Русия" фиркасенең республикадагы бүлеге башлыгы Рушания Билгилдиева да әйткән иде. "Гадел Русия" сайлау алдыннан Русия хөкүмәтенә һәм аның җитәкчесе Дмитрий Медведевка "Эшлә йә кит!" дигән таләп куйды. Фирка ил күләмендә имза җыя.

Азатлык Габдрахманов белән дә кризистан котылу, халыкның яшәешен яхшырту өчен илдәге вазгыятьне ничек үзгәртеп була дигән темага сөйләште. ЛДПР вәкиле фикеренчә, илнең эчке сәясәте дөрес оештырылмаган. 2001 елда хакимият фиркасе итеп төзелгән "Бердәм Русия"не дә булдыксызлыкта гаепли ул.

Русиянең бүгенгә хәленә Габдрахманов турыдан-туры президент Владимир Путин гаепле дип әйтмәсә дә, аның киңәшчесенең "без авторитар феодаль строй төзибез", дигән сүзләрен хуплый. Министрлар, түрәләр итеп һөнәри яктан белемле кешеләрне түгел, ә җитәкче үзенә тугрыларны җыя, дип тә белдерә Габдрахманов.

– Сезнең фирка дә сайлауга берәр шигар белән чыгарга җыенмыймы?

– Сайлауга кадәр алты ай вакыт бар, шигарләр килештерелмәгән әле. Нинди шигар белән чыгарга дип уйлыйбыз гына.

– Кризис сәбәпле халыкның тормыш хәле авырлашканнан авырлашуын таный торгансыздыр?

– Ничек сизелмәсен инде? Көн саен миңа кеше килә, мин хәзер эштә утырам. Кеше эшсез, хезмәт хаклары түбән, премияләрне түләми башладылар. Тулы булмаган көн эшләүчеләр дә бар. Кайберәүләр административ ялга чыккан.

Торгынлык 15 ел дәвам итәчәк дип белдерделәр

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәте өчен түләүләр арта бара. Азык-төлек бәясе дә 30-50 процентка күтәрелде. Пенсияләр әллә ни артмый, хезмәт хаклары да шулай ук.

Моннан ике ел чамасы элек нефтьнең бер мичкәсе 130 доллар тора иде һәм безнең бензин бәясе дә үсеп барды. Хәзер исә бер мичкә 29-30 доллар тора, ә бензин шулай ук үсә. Моны кеше ничек күрмәсен? Хәзер миңа киләләр дә: "Нишләргә, безгә ничек яшәргә?" дигән сорау куялар.

Менә янымда ЛДПРдан Дәүләт шурасы депутаты Руслан Йосыпов утырып тора. Әле ноябрь ае өчен хезмәт хакларын түли алмый ул. Кредитларны күтәрәләр, салымнарны күтәрәләр, ут һәм су өчен күтәрәләр.

Мин сайтларны да укыйм, телевизор да карыйм. Русиянең финанс министрлыгы: "Әгәр дә структур үзгәрешләр үткәрмәсәк, алдагы 15 ел эчендә илдә торгынлык булачак" дип әйтте. Русия финанс министры Антон Силуанов "Бердәм Русия" әгъзасы һәм бу фирканең Югары шурасына да керә иде. Аннары аны чыгардылар. Ул 15 ел торгынлык була, дип әйтә бит.

Әнием пенсиядә һәм гыйнвар ае өчен фатир түләүләре ике тапкыр артып килде. Күпләр түли алмый. Монда кешеләр хәлнең ничек икәнен колак белән генә ишетми, ә үз күзләре белән күрәләр.

Менә без хәзер 15 ел инде "Бердәм Русия" җитәкчелегендә. Бездә 2008 елда кризис булды, шул ук кешеләр ике-өч елдан кризис бетәчәк, дип әйткән иде. Тагын шул ук кешеләр алдагы 15 елда тагын торгынлык була, дип әйтә.

– Марсель әфәнде, илдәге хәлне җайга салу өчен ни эшләргә кирәк дип уйлыйсыз? Җитәкчелекне алыштырыргамы?

– Безнең ЛДПРның үзебезнең програм бар. Анда икътисад та, авыл хуҗалыгы да, кече һәм урта бизнеска ярдәм турында да язылган. Аны ничектер эшләтү кирәк. Минем иптәшләр "Бердәм Русия"дә дә бар. Мин аларның програмнарын укыйм, барсы да яхшы итеп язылган, әмма эшләнми.

– "Гадел Русия" фиркасе Медведевка "Эшлә йә кит" дип имза җыя башлады. Сез бу хакта ишеттегезме? Фирканең Татарстан бүлеге җитәкчесе Рушания Билгидиева бу таләпне республикада беренче булып имзалады.

– Бу хакта мин ишеттем. Рушания Билгилдиеваны Татарстан Дәүләт шурасында күргән идем. Ул, без хөкүмәтне һәм Медведевны эштән алу өчен имза җыябыз, дип әйтте.

"Бердәм Русия"нең башлыгы кем? Нәкъ Медведев. 1999 елда Владимир Путин президент булды һәм аннан соң "Медведь" дигән фирка оештырдылар. Хәзер менә хөкүмәт башлыгы да, әлеге партиянең җитәкчесе дә Медведев.

Безнең ЛДПР фиркасе аны эштән алырга дип һәрвакыт әйтә килә. 10 ел элек илдәге биш милли идеягә кем җитәкчелек итә иде? Кая китте бу милли идеяләр? Бу эшләрне беренче вице-премьер Дмитрий Медведев бакты бит. Бездә авыл хуҗалыгына, торакка, мәгарифкә, сәламәтлек саклауга караган програмнар бар иде. Ә нигә аны ахырына кадәр җиткермәделәр соң? Менә шул кешеләр җитәкчелектә 15 ел утыра һәм илдә кризис та кризис.

Импортны үзебезнеке белән алыштыру дип тә әйтәләр, модернизация дип тә әйтәләр. Әйтәләр дә, әйтәләр, ә бөтенесе сүнеп калган, бер урында утырабыз да, утырабыз. Агач сатабыз, метал сатабыз һәм бетте. Бүтән бернәрсә дә сата алмыйбыз.

– Медведевне алыштырып кына илдә вазгыять үзгәрерме?

– Бездә "Балык башыннан бозыла" дип әйтәләр. Безнең илдә һөнәри осталыгына карап түгел, ә бирелгәнлеккә карап түрә итеп билгеләп куялар. Башка илләрдәге кебек кешеләрне һөнәри осталыгына карап алу кирәк. Әгәр ул эшли алмый икән – китсен! Эшли алмыйм, дип үзе әйтсен. Ул, беренче чиратта, үз гаиләсе һәм иптәшләре өчен түгел, ә халык өчен һәм безнең ил өчен эшләргә тиеш. Һәм шулай ук үз кесәсе өчен дә эшләү ярамый.

Хәзер менә Швейцариядә референдум була, анда тугыз миллион кеше яши. Анда ни бар? Сөт өчен өч кәҗә һәм Альп таулары бар. Швейцария ватандашы булган өчен өлкәннәргә ике мең евро акча түләячәкләр, ә балаларга, мин ничә яшькә кадәр икәнне әйтә алмыйм, безнең Русия рубленә күчергәндә 50 мең сум түләп торачаклар. Бу акчалар бит Швейцария ватандашы булган өчен генә бирелә.

– Сез балык башыннан бозыла дидегез, бу очракта, Владимир Путинны күз алдында тотып әйттегезме?

– Карагыз, Путин безнең президент бит ул. Мин аны гына тотып әйтәсем килми. Без аның тышкы сәясәтен хуплыйбыз, әмма икътисад дигән әйбер дә бар һәм кайберәүләрне алыштыру кирәк. Башкарма хакимият – безнең хөкүмәт ул. Анда профессионалларны кую кирәк. Аннары министрларны алыштыру кирәк. Алар эшләсен. Бар эчке сәясәт һәм тышкы сәясәт. Путинның тышкы сәясәтен хуплыйбыз. Ә инде эчке сәясәткә килгәндә сорауларыбыз һәм тәкъдимнәребез дә бар.

Путинның киңәшчесе дә без авторитар феодаль строй төзибез, ди

Мин үзем дә Казан Думасында депутат булып "беларус партизаны" кебек утырдым. Мин тирәмдә кемнәрнең утырганын да, ни өчен аларның Думага килгәннәрен дә, монда ничек эшләгәннәрен дә беләм. Миңа алар белән утыру уңайсыз да.

Без "Гадел Русия"не дә, хөкүмәтне дә алыштыру кирәклеге турында әллә кайчан әйтә идек. Безнең җитәкче Владимир Жириновский да һәрвакыт әйтә һәм менә хәзер "Гадел Русия"дә имза җыярга карар кылды. Бәлки, аларның бу эшләре сайлау алдыннан да булырга мөмкин.

– Русиядә министрларны, икътисад һәм иминлек блогына түрәләр Владимир Путин теләге белән куела түгелме соң?

– Безнең Русиянең дә, Татарстанның да Конституциясе бар. Анда бер төрле язылган, ә без икенче төрле төшенчәләр белән яшибез. Дөрес әйтәсез, Конституциядә президентның кем булуы һәм аны кем сайлавы һәм нәрсә өчен җаваплы булуы турында әйтелгән. Хөкүмәтнең бурычлары да күрсәтелгән. Дәүләт шурасы һәм Федерация шурасы турында да әйтелгән.

Бездә барсын да бер кеше генә хәл итә. Хөкүмәтне дә, министрларны да ул (Путин) билгеләп куйды. Әмма канун, Конституция нигезендә ул куярга тиеш булмаса да. Без барсын да беләбез. Конституция нигезендә министрлар кабинеты да, Федерация шурасының да ничек төзелергә тиеш икәнлеген беләбез. Әмма бездә барсы да киресенчә эшләнә. Путинның үзенең киңәшчесе дә "без авторитар феодаль строй төзибез" дип әйтә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG