Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия татарлары иҗтимагый үзәккә яңа җитәкче сайларга әзерләнә


Алик Хөсәенов (у) ТИҮне ябарга дигән тәкъдим белән чыкты
Алик Хөсәенов (у) ТИҮне ябарга дигән тәкъдим белән чыкты

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия идарәсенең чираттагы киңәйтелгән утырышы булып узды. Көн тәртибендә Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең корылтаена әзерлек чорында иҗтимагый үзәкнең җитәкчесе урынына намзәтләр тәкъдим итү дә куелган иде. ТИҮен унбиш еллап җитәкләгән Фнүн Мирзаянов узган ай арабыздан китте.

Утырышка республиканың Глазов, Балезино, Воткински, Можга, Сарапул, Якшур-Бодья, Кече Пурга төбәкләреннән, Ижау шәһәреннән автономия җитәкчеләре, татар иҗтимагый үзәге әгъзалары, милли хәрәкәт вәкилләре чакырылган иде. Шулай ук утырышта милли сәясәт министрлыгы хезмәткәре Людмила Соковикова, Халыклар дуслыгы йортыннан хезмәткәрләр катнашты. Автономия рәисе Рәмзия Габбасова 2015 елда төп эш юнәлешләре, очрашулар, башкарылган гамәлләр турында хисап тотты.

Рәмзия Габбасова чыгыш ясый
Рәмзия Габбасова чыгыш ясый

Рәмзия Габбасова үз чыгышында, татарларга яшәү һәм үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен шартлар тудырылган, аларны кулланырга гына кирәк, диде. Татар тормышына кагылган, телне үстерү, мәдәниятебезне югары дәрәҗәгә күтәрү буенча фикер алышуда бик күп милләттәшләребез катнашты.

Беренче булып сүзне “Спартак” халыклар иҗат йорты хезмәткәре Резидә Миркасыймова алды. “Спартак”ка яңа директор билгеләнгәннән соң татар чараларына игътибар азрак бирелүен, шәһәркүләм вакыйгалардан милли чаралар төшеп калуын җиткерде Резидә ханым. Шулай ул татар коллективларына сәхнә киемнәре тектерү проблемын да күтәрде ул. Дөрес, коллективларның сәхнә костюмнары бар. Әмма алар, удмурт коллективлары белән чагыштырганда, отышлы түгел. Костюмнар бик гади, күп вакытта алар татар милли киемнәренә туры да килми. Шуңа да бюджет хисабыннан коллективларга милли сәхнә киемнәрен булдыруны көн тәртибенә куярга тәкъдим итте Резидә Миркасыймова. Әмма милли сәясәт министрлыгыннан Людмила Соковикова бюджет хисабына милли киемнәр тектерү мөмкин түгел дип бу тәкъдимне кире какты.

Светлана Касимова (у)
Светлана Касимова (у)

Утырышта катнашучылар төрле проектлар язуларын җиткерде. "Республикакүләм бәйгеләрдә алар яклау тапмый", дип әйтте Балезино районы Кистем авылы мәдәният йорты методисты Светлана Касимова һәм Глазов шәһәре ТИҮ рәисе Илидә Арсланова. Ул проектларны әзерләүдә Халыклар дуслыгы йорты һәм милли сәясәт министрлыгыннан ярдәм итү йөзеннән укулар оештыруны үтенде чыгыш ясаучылар. Бу уңайдан Рәмзия Габбасова районнарда эшләүче милли хәрәкәт вәкилләренә милли автономия яисә ТИҮ әгъзалары белән бергә зур проектлар язып, җиңү яулау мөмкин дип әйтте.

Резидә Миркасыймова сөйли
Резидә Миркасыймова сөйли

Утырышта милли сыйныфларга балалар туплау елдан-ел кимелүенә дә басым ясалды. Беренче сәбәп – Бердәм имтиханнар киртә булып тора. Бүгенге көндә республиканың 14 мәктәбендә 859 бала татар телен фән буларак үзләштерә. Тагын өч мәктәптә ана теле факультативлары эшли. Шуңа да хәзер, мәктәпләргә беренче сыйныфларга язылу чорында, ата-аналар белән эшне актив алып барырга кирәклегенә басым ясалды. Бу эштә укытучыларның үзләренә дә актив булырга кирәк дигән фикер яңгырады. Мисал өчен, Ижау шәһәренең 55нчы санлы мәктәбенә инде биш сыйныфка балалар язылган. Шулар арасыннан ата-аналар белән сөйләшеп, бер татар сыйныфы туплау мөмкин булыр иде, мәктәптә ата-аналар җыелышларында катнашырга кирәклеген ассызыклап үтте Рәмзия Габбасова.

2016 елга зур гына планнар билгеләнгән. Аларны тормышка ашыру өчен барлык милли оешмаларга, мәдәни үзәкләргә бергә, дус, тырышып эшләргә кирәк булачак. Шул ук вакытта Русия һәм республикакүләм, башка төбәкләрдә уздырыла торган фестиваль һәм бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеген тудыру кирәклегенә тукталды “Асылъяр” балалар коллективы җитәкчесе Лариса Гайнетдинова. Бу уңайдан коллективларга чит төбәкләрдәге кебек сокланырлык програмнар әзерләргә, милли киемнәр булдырырга, коллективларны алып бару өчен финанс мөмкинлек турында уйларга тәкъдим итте.

Милли автономиянең элмә тактасы
Милли автономиянең элмә тактасы

Утырышның көн тәртибенә куелган өченче мәсьәлә – 11 мартка билгеләнгән Удмуртия ТИҮнең хисап-сайлау корылтаена әзерләнү. Корылтайда ТИҮнең яңа җитәкчесе сайланачак. 19 гыйнварда ТИҮен унбиш еллап җитәкләгән Фнүн Мирзаянов арабыздан китте. Бу мәсьәлә буенча да чыгышлар күп булды. Иң беренче чиратта татар үзәгенең җитәкчесе халыкны берләштерүче, үз сүзен республика хакимияте алдында да әйтә белүче кеше кирәк дигән фикергә килделәр. Әлегә ТИҮ рәисе вазифасын Халыклар дуслыгы йорты методисты, Удмуртия татар хатын-кызлары “Ак калфак” рәисе Алия Абдуллина вакытлыча башкара. Тик аңлашылмаган мәсьәлә дә калды. Алия Абдуллинаны ТИҮ идарәсе сайлады дип әйтсәләр дә, автономия җыенында катнашкан ТИҮ әгъзалары ул утырышта булмаганы ачыкланды.

Автономия әгъзалары ТИҮ җитәкчесенә үз кандидатларын тәкъдим итте. Алар – Ринат Фәйзуллин, 2012-2015 елларда “Иман” татар яшьләре берлеген җитәкләгән егет, икътисад фәннәре кандидаты, Ижау техник университеты доценты. Айрат Гайнетдинов – ике ел милли сәясәт министрлыгында юрист вазифасын башкарды, хәзер полиция хезмәткәре. Илсур Миңнемуллин – “Ак барс” һәм “Автоград” банклары филиалларын җитәкләде. ТИҮ үзәге рәисе вазифасын вакытлыча башкаручы Алия Абдуллина үзенең кандидатурасын күрсәтте.

Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар

Милли сәясәт министрлыгыннан Людмила Соковикова ТИҮ корылтае үзәкнең уставы нигезендә уздырылырга тиеш дигән фикерен җиткерде. Дөрес, кайбер мәсьәләләрне тикшергәндә җыелышта катнашучылар төрле фикерләр әйтте, бераз тарткалаш та булып алды. Шуңа да барлык милли оешмаларга бергә тату эшләргә кирәклегенә басым ясалды. Светлана Касимова, Балезино районы Кистем авылы мәдәният йорты методисты һәм Кистем авылы мәчете имамы Илмир Касимов халыкны бүлмичә бергә эшләргә тәкъдим иттеләр.

Утырышта ТИҮен ябып, милли-мәдәни автономияне генә калдырырга тәкъдим итүчеләр дә булды.

Милли-мәдәни автономияне берничә ел җитәкләгән Равил Шәрифуллин ике оешманы бергә кушу тәкъдименә каршы булуы сәбәбен болай аңлатты: “Бюджет бераз акча бүлеп бирә. Ике оешма үз планнарына төрле чаралар кертә. Димәк, татарлар өчен финанслар да күбрәк бирелер. Икенчедән, ТИҮнең егерме биш еллык тарихы бар. Тарих җуелырга тиеш түгел”, диде ул.

XS
SM
MD
LG