Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәгълүмат чаралары Төркияне "манчый", хәзер футбол аркасында


Дмитрий Тарасов
Дмитрий Тарасов

Төркиянең "Фенербахче" такымына җиңелгән "Локомотив" футболчысы Дмитрий Тарасов кырдан Путин төшкән футболка киеп чыгып китте. Русия УЕФАны гаепли.

Сишәмбе көнне Истанбулда "Локомотив"-"Фенербахче" уены 0:2 исәбе белән тәмамланды. Бу Европа лигасы финалының 1/16 уены иде.

"Локомотив" футболчысы Дмитрий Тарасовның уенга футбол киеме астыннан Путин төшкән футболка киеп чыкканы ачыкланды - шушы җиңелүдән соң ул аны күрсәтергә булды, әлеге фотосурәт инстаграмга куелып бар дөньяга таралды. Анда "иң итагатьле президент" дип язылган. "Итагатьле кешеләр" ("вежливые люди") дип 2014 елның язында Кырымга кереп аннексия оештырган Русия хәрбиләре һәм ихтыяриларга әйтелә башлады.

Тарасовның бу провокациясе “Локомотив” такымы өчен күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. УЕФА кагыйдәләре уеннарда нинди дә булса сәяси акцияләр уздыруны тыя. Тарасов гамәле өчен бөтен такымга җәза бирелергә мөмкин. Шулай ук уенчының үзенә дә җәза күрелүе ихтимал.

"Бу очракта провокация ясалганы ачыктан-ачык. Тәртип кагыйдәләрен бозу бәхәссез. Тарасовка дисквалификацияләү яный, аны шактый озак вакыт – ким дигәндә 10 матчка – уеннардан читләштерергә
мөмкиннәр. Санкцияләр шулай ук үз уенчысының шундый башбашташлык кылуына юл куйган “Локомотив” футбол клубына да кагылачак”, дигән "Р-Спорт" агентлыгына УЕФА вәкиле. Тарасов үзе шикле гамәленә үкенми, шул рәвешле дәүләт башлыгына булган хөрмәтен белдерергә теләгәнен әйтә.

"Локомотив" такымы Истанбулга килгәч тә "Фенербахче" спортчыларыннан булган җылы мөнәсәбәткә шаккатуларын белдергән иде. Һава аланында төрекләр аларны чәчкәләр белән каршы алдылар. "Фенербахче" клубы үз җанатарларына уен вакытында сәяси шигарләрдән тыелырга, Русия җанатарлары тарафыннан була алган провокацияләргә бирешмәскә чакырып мөрәҗәгать итте.

Уен алдыннан да, беткәч тә бернинди дә тәртипсезлекләр булмады. Истанбул полициясе "Локомотив" җанатарларын уен тәмамлангач та һава аланына илтте. НТВ каналы "Локомотив" автобусына ташлар атылды, "моны УЕФА күрми", дип хәбәр итте. НТВ күрсәткән видеода Русия такымы җанатарлары утырган ак автобус һәм аерым җыелган төрекләр күрсәтелә, ташлар атканы күренми. Шулай да полиция 4 кешенең тоткарлануы турында хәбәр итте.

Җавап уен Мәскәүдә 25 февральгә билгеләнгән. Бу вакыйга турында хәбәр иткән мәкаләләр астында Русия кулланучыларының "килегез, көтәбез, без сезне перәннек белән генә каршы алмабыз" кебек янаулар чыга. Төркиянең мәгълүмат чаралары Тарасовның җәза алуы сәбәпле Мәскәүдә уйнамаячагын гына хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG