Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:15

"Ватан" фиркасе Мәскәүдә чираттагы пикетын уздырырга рөхсәт сорап гариза юллаган. Шәһәр идарәсе бу юлы да рөхсәт бирмәгән. Пикетка рөхсәт алу елдан-ел авырая, ди фирканең активисты Мөхәммәт Миначев.

Пикетның максаты итеп гомумкешелек кагыйдәләрен бозган 309нчы федераль канунны һәм җинаять кодексыннан 282нче маддәне гамәлдән чыгару таләбе куелган булган. Бу ике канун да билгеле кануннар. Беренчесе – федераль мәгариф стандартларыннан милли компонентны чыгарып ташлау турында булса, икенчесе "нәфрәт һәм дошманлык тудыруда" гаепләп сәяси эзәрлекләүләр өчен кулланыла.

Азатлык хәбәрчесе пикетны оештыручыларның берсе, фирканең элекке җитәкчесе Мөхәммәт Миначевтан бу турыда аңлатма бирүен сорады.

– Мөхәммәт абый, сезнең пикетлар уздыру тәҗрибәгез зур дип әйтергә була. Соңгы егерме елда күп тапкырлар уздырган идегез. Элек тә шулай катлаулы идеме рөхсәт алу?

– Елдан-ел авырая бара. 1992 елларда без пикет уздыру турында хәбәр генә итә идек. Бернинди рөхсәт тә кирәк түгел иде. Безнең гаризабыз ул инде пикет һичшиксез узарга тиешлек турында үзе рөхсәт иде. Берничә елдан безне берничә көн көттерә башладылар. Ә хәзер инде, соңгы елларда безнең мөрәҗәгатьләрне кире кагалар. Бу беренчесе генә түгел инде.

– Пикетның кайда булачагын кем билгели?

– Без үзебезнең гаризада аны күрсәтәбез, үзебез билгелибез.

– Сезгә "рөхсәт юк" дигән документта ниләр язылган соң? Аны кем имзалаган?

– Менә әле генә кулыбызга алган документны префект урынбасары А.В.Никитюк дигән кеше имзалаган. Ул документта болай диелә: "2004 елның 19 июнендә №54- ФЗ исеме астында кабул ителгән “җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, хәрәкәтләр һәм пикетлар оештыру турындагы федераль канун нигезендә, шулай ук Мәскәү шәһәренең 2007 елның 4 апрелендә кабул ителгән 10нчы кануны нигезендә сезнең тема буенча пикет үткәрергә рөхсәт бирә алмыйбыз, чөнки ул әйтеп үтелгән кануннарга каршы килү була." Шулай ук алар сезнең пикет максаты Русия Конституциясенә каршы килүенә нигез бирә һәм җыелышлар, пикетлар, демонстрацияләр уздыруны тыю турындагы канунны боза дигәннәр. Әле моңа өстәп язылган мондый юллар да бар: "Русия канунының 118нче маддәсенең беренче бүлеге нигезендә хөкем карары чыгару бары тик мәхкәмәләр карамагында, ә сезнең пикетны мәхкәмәгә басым ясау дип бәяләргә мөмкин. Сез үзегезнең бу темага ясалачак пикет белән тикшерү астында булганнарга карата мәхкәмәгә басым ясарга тырышу дип билгеләнә. Әгәр дә рөхсәттән башка андый пикетлар үткәрелә калса, оештыручылар һәм анда катнашучылар җаваплылыкка тартыла ала."

Без пикетка алып чыгасы плакатларга "Рафис Кашаповка ирек бирегез, Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмоваларны эзәрлекләүләрне туктатыгыз!" дип язган идек. Шулай ук Илдар Дадинны да яклау турында плакат әзерләгән идек.

– Бәлки сезгә бу ике канунны кушып түгел, алар турында аерым-аерым пикет ясарга кирәк булгандыр? Бу администрациядән килгән документта 309нчы канун турында берни дә әйтелмәгән?

– Алар барыбер бирмиләр. Аерым булса да юк, бергә булса да юк. Путин килгәннән бирле шөрепләрне боралар, боралар... Ельцин вакытында хәл икенче төрлерәк иде. Хәзер үзгәрде барысы да. Без Путин имзалаган 309нчы канунны да кире кагабыз. Җинаять кодексының 282нче маддәсе Сталин заманындагы 58нче маддәгә тиң. Советларга каршы чыккан өчен дип хөкем ителә иде ул маддә буенча. Шунда ук төрмәгә утырталар иде. Брежнев заманында ул 90нчы маддә булып йөрде. Аның эчтәлеге шул ук. Анда бик күп кешеләрне рухи хасталык дип шундый махсус урыннарда бикләп тоттылар. Хәзер дә бит эзәрлеклиләр шушы 282нче маддә буенча. Мулла Айрат Шакировны (Гомәр Батырша) да яклап чыгасы идек.

– Димәк, хәзер пикетлар уздыру шуның белән туктатылдымы?

– Юк, әлбәттә, без моның белән һич тә килешә алмыйбыз. Менә без аларның үзләрен мәхкәмәгә тартырга җыенабыз. Чөнки без бу тузга язмаган тыю турындагы сүзләр белән килешә алмыйбыз. Ничек инде безнең пикет Конституциягә каршы килсен ди? Безгә рөхсәт бирмәү турында карар чыгарган префектураны мәхкәмәгә тартачакбыз.

XS
SM
MD
LG