Accessibility links

Мостафа Җәмилев адвокаты ФСБны мәхкәмәгә бирде


Адвокат Марк Фейгин
Адвокат Марк Фейгин

Адвокат Марк Фейгин Украина президенты киңәшчесе Мостафа Җәмилевнең Кырымга кертелмәү карары өчен ФСБны мәхкәмәгә бирде.

Украина президентының кырымтатар мәсьәләрендәге киңәшчесе Мостафа Җәмилевнең адвокаты Марк Фейгин Твиттерда ФСБ өстеннән шикаятьне мәхкәмәгә тапшырганын хәбәр итте. Моны Җәмилевнең матбугат хезмәте дә раслады. Адвокат Җәмилевне Кырымга кертмәү карарын канунсыз дип саный.

Кырымга керү биш елга тыелу карары шулай ук Мәҗлес рәисе Рифат Чубаровка да кагыла. Русия ягыннан бу хәбәргә әлегә җавап булмады. Җәмилев адвокаты Федераль миграция хезмәтен дә мәхкәмәгә биргән иде.

2014 елның 22 апрелендә Җәмилевкә "Русиягә керү тыелу акты" тапшырылды. Кәгазьдә мөһер дә, имза да юк. Анда бары тик "чит ил ватандашына Русиягә керү 2019 елның 19 апреленә кадәр тыела", диелгән. Федераль миграция хезмәте моңа катнашы булмаганын белдерде. 2014 елның маенда Җәмилевне Русиягә ике тапкыр кертмәделәр. Аннексиядән соң Җәмилев Украина президенты каршындагы кырымтатарлар хокуклары вәкиле итеп билгеләнде.

XS
SM
MD
LG