Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Альбина Әпсәләмова белән очрашу үтте


Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

Мәскәүнең мәдәни үзәге китапханәсендә язучы, шагыйрь, рус телендә нәшер ителә торган "Идел" журналының баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова белән очрашу узды. Мартта шагыйрә Наилә Ахунова белән очрашу үтәчәк.

Альбина ханым мәскәүләр белән еш очрашып тора. Быелгы очрашуга аның иҗатын белгән кешеләр, аның дуслары килгән иде. Очрашу аның шигырь укуы белән генә чикләнмәде, очрашуга килүчеләр дә чыгыш ясадылар, фикер алыштылар.

Альбина Әпсәләмова
Альбина Әпсәләмова

Очрашуны Мәскәүнең бик мәгълүматле яшь галиме, тарих белгече Марат Сафаров алып барды. Очрашуда шулай ук композитор Зөлфия Рәүпова, коллекционер, кырымлы Ибраһим Низами, журналист Илшат Сәетов, хокук яклаучы Мөхәммәт Миначев, байтак кына әдәбият сөючеләр катнашты. Очрашуда әле узган ел гына рус телендә дөнья күргән, Альбина Әпсәләмова әзерләп чыгарган, сугышта катнашкан Татарстанның мәдәният әһелләре турындагы “Мәңгелек кешеләр” дип аталган китап та тәкъдим ителде. Бу китапны басмага әзерләү тарихын сөйләп, Марат Сәфәров: “Альбина ул берүзе бер институт әзерли торган басманы әзерләп чыгарды. Кырда бер генә кеше сугышчы була алмый дип әйтәләр, ләкин Албина булдыра ала”, дип китапка югары бәя бирде.

Альбинаның шигырьләрен тыңлаган композитор Зөлфия Рәүпова: "Синең шигырьләргә җыр язу теләгем бар, шуны тормышка ашырыйк әле", дигән тәкъдим дә ясады. Гомүмән, ул көнне язучыга тәкъдимнәр күп булды.

Очрашуга килгән бер абый, күрәсең ул “Зөләйха күзләрен ача” дигән китапны укыган булгандыр, "Татар кешеләре турында җылы итеп, матур, якты кешеләр турында роман языгыз әле, убырлар гына булмасын иде ул әсәрдә", дигән тәкъдимен әйтте.

Ибраһим Низами Альбина Әпсәләмовага китап бүләк итә
Ибраһим Низами Альбина Әпсәләмовага китап бүләк итә

Очрашуда катнашкан кырым татары Ибраһим Низами 2014 елда нәшер ителгән “Кырым татарлары сәнгате” дип аталган зур гына күләмле катологны Альбинага бүләк итте. Бу китапка кергән барлык милли бизәнү әйберләре рәсемнәре, җиһазлар узган ел Мәскәүдә Шәрык музеенда күрсәтелде. "Үзем быел Казанда “Хәзинә” галериясендә “Татар фотолары” дип аталган коллекциям белән күргәзмә уздырачакмын. Анда йөз еллык фотолар да бар. Барысында да бары тик татарлар гына. Анда кырымтатарлар гына түгел, әстерхан, казан, себер, ногай татарларының да фотолары бар. Анда гаилә фотолары да, милли киемнәр дә төшерелгән", диде Ибраһим Низами.

Альбина Әпсәләмова үзенең яңа китабыннан да өзекләр укыды.”Әле ул язылып бетмәгән, ул китапта үзебезнең гаилә тарихы язылачак. Анда Русия, Кытай, Төркия һәм башка илләргә сибелгән, бөтен татарлар язмышын кабатлаган үземнең гаиләгә төшкән язмыш турында сөйләнәчәк”, диде ул.

Мөхәммәт Миначев (с) һәм Марат Сәфәров
Мөхәммәт Миначев (с) һәм Марат Сәфәров

Мөхәммәт Миначев та сүз алып: "Сез үзегезнең әсәрләрегездә әбиегез, бабагыз, туганнарыгыз турында шундый җылы итеп, күңелгә керерлек итеп сөйлисез. Ә бит мин сезне татар телендә укырсыз дип уйлаган идем, алай булганда безгә тагы да якынрак булыр иде", диде. Бу сүзләргә каршы Марат Сәфәров: "Һәр кеше үзенең фикерләрен нинди телдә җиткерә ала, шул телдә яза һәм сөйли. Альбинаның рус теле дә безгә китап героеның кичерешләрен бик аңлаешлы, күңелгә якын итеп бирә ала", дип әйтте.

Соңгы вакытларда язучылар белән еш кына очрашулар үткәргән мәдәни үзәк китапханәсендә Альбина Әпсәләмова шигырьләре яңгырады. Китапханә мөдире Зөлфия Хәбибуллаева март аенда булачак очрашуга язучы Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунова киләчәк дип хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG