Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:23

Тәлгать хәзрәт Таҗетдин мөселманнар һәм христианнар өчен Аллаһның бер булуын элек тә әйткәне бар иде. Шул сәбәпле ул диннәрне якынайтырга чакыра. Христианнар дигәндә Таҗетдин беренче чиратта урыс православиесен күз алдында тота.

Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин чираттагы тапкыр мөселманнар белән христианнар бердәмлегенә чакырды. Ул бу хакта Уфада узган хәйрия ярминкәсеннән соң мөселманнарга мөрәҗәгать итеп әйтте.

“Мин Себердә сөргендә булган мәртәбәле имамнарны күрдем. Урман кискәндә бер якта православ рухание, икенче якта мулла булган. Алар икесе дә бер Аллаһка (Бог) табынып эшләгән”, диде ул.

Таҗетдин бу сүзләрне Рим папасы белән урыс чиркәве патриархы Кубада очрашып христиан дине үсеше турында сүз йөрткәндә әйтте.

Ислам һәм христиан дине вәкилләренең бер Аллаһка табыну турындагы сүзләрен Таҗетдин беренче генә әйтми. Элегрәк ул дөнья диннәренең гыйбадәт йортын ясау тәкъдиме белән чыккан иде. Инде вафат булган элекке Рус православ чиркәве патриархына: “Сез изге кеше, мин кулыгызны һәм аягыгызны үбәргә тиеш" дигән сүзләре дә булды, чиркәүләрдә иконалар алдында башын иеп йөрде, мөселман хатын-кызлары өчен яулыкның мәҗбүри булмавы турында фәтвәләр чыгарды, Болгарга куярга тәкъдим ителгән “шайтан сынын” мактап чыкты, Олимпиада уеннарын хаҗ белән чагыштырды, күптән түгел “Вся Уфа” телевидениесенә килеп, бүлмәләренә изге су сипте.

Ислам белгече Ринат Мөхәммәтов Таҗетдинның диннәрне якынайту турындагы чираттагы сәер белдерүе сорау тудыра дип саный.

Ринат Мөхәммәтов

Ринат Мөхәммәтов

“Монда ислам һәм христиан дине берлеген кайсы яктан карыйсың бит? Әгәр теологик яктан карасаң, бу әлбәттә абсурд. Христианнар үзләре дә моңа бармаячак. Бу инде саташу дияргә була. Әгәр ниндидер проектларны бергәләп тормышка ашыру, гомум тәкъдимнәр турында сүз бара икән, бу хәзер үк гамәлдә.

Таҗетдин соңгы берничә айда гына да Русиягә Израил, Согуд Гарәбстанының бер өлешен, Сүрияне кушарга чакырды. Ул хәтта моны Путинга мөрәҗәгать итеп әйтте.

Ул христианнарга хас булганча Уфада телерадикомпанияне "изгеләштерде". Бу дини генә түгел, хәтта акыл кысаларына да сыймый дип әйтер идем. Шуңа аның сүзләрен җитди кабул итүче юктыр.

Тәлгать хәзрәтнең 15 елда шундый сәер сүзләр сөйләве һәм гамәлләр кылуы төрлечә бәяләнә. Мөселманнар арасында аның психик яктан сәламәтлеге белән проблемнар бар дигән сүзләр йөри. Бигрәк тә яз, көз көне ул авырулар көчәя һәм аның шау-шу тудыра торган белдерүләре дә нәкъ шул вакытка туры килә.

Кайберәүләр әлеге юл белән ул үзенә игътибарны җәлеп итәргә тырыша дип саный. Тавыш чыгарып, популизм белән югары түрәләрне үзенә игътибар иттермәкче яки ниндидер максатны күздә тотып шуны гамәлгә ашырмакчы була.

Аның иң шау-шу тудырган сүзләре 2003 елда булды. Ул АКШның Гыйракка керүеннән соң, "Бердәм Русия" партиясе митингында Америкага җиһад игълан итте. Ул вакытта Владимир Путин акланырга мәҗбүр булды, ул аны туры мәгънәдә әйтмәде диебрәк. Шуннан соң Таҗетдин федерал медиа мохитендә берничә ел күренмәде”, диде ул.

Ринат Мөхәммәтовтан аермалы буларак, сәясәт белгече Руслан Айсин Таҗетдин Мәскәүдән килгән җилләрне сизеп, барысын да акыл белән эш итә дип саный.

“Тәлгать Таҗетдин ул үзенә күрә Жириновский кебек. Аны да ахмак дип саныйлар, бер шамакай дип кабул итәләр, ләкин алай түгеллеген яхшы беләбез. Кремльнең алдан сынап карау өчен җибәрелгән кешесе бит ул. Аннары, җәмәгатьчелек баш тартмый икән, аның инициативасы гамәлгә керә дә башлый. Әгәр каршы чыга икән – кире кагыла. Таҗетдин да нәкъ шундый кеше. Заманында ул бердәнбер мөфтият булдыру идеясе белән чыкты. Моның өчен аңа Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров акча да бирде. Кадыйров ул мөфтиятне үз канаты астында булдырмакчы иде. Шуннан соң күпме тавыш купты”, дип сөйләгән иде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG