Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:57

АКШ Иминлек шурасы Анкарада һөҗүм оештыручыларны кискен гаепләде


Анкарада шартлау. 17 февраль киче

Анкарада шартлау. 17 февраль киче

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган үз иленең "Төркия эчендә дә һәм читендә дә һөҗүмнәргә" каршы торачагын белдерде.

АКШ Анкарада шартлау оештыручыларны кискен гаепләп чыкты, кичә кич Төркия башкаласында булган бомба һөҗүмендә өч дистәгә якын кеше һәлак булды. Кушма Штатларның Иминлек шурасы вәкиле Нед Прайс террор гамәленнән соң белдерү ясады һәм Вашингтонның Анкарага теләктәш булуын әйтеп, Төркияне "НАТОның көчле хезмәттәше һәм беректәше", дип бәяләде.

Төркия хакимиятләре 28 кешенең үлеменә китергән һәм 60ка якын кешене яралаган һөҗүмне тикшерүне дәвам итә. Хәрбиләр утырган автобус янындагы мина куелган машина шартлатылды. Шартлау булган урын парламент һәм хәрби җитәкчелек бинасы тирәсендә.

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган үз иленең "Төркия эчендә дә һәм шулай ук читтә дә мондый һөҗүмнәргә" каршы торачагын белдерде.

Төркия иминлек хезмәте "Ислам дәүләте" радикал төркемнәре һәм шулай ук Көрд эшчеләр фиркасе бу һөҗүмне оештырырга мөмкин, дип белдерә.

Узган елның октябрь аенда Анкарада шартлау нәтиҗәсендә йөздән артык кеше һәлак булган иде.

XS
SM
MD
LG