Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфик Мөхәммәтшин янә Русия ислам институты ректоры итеп сайланды


Рәфик Мөхәммәтшин
Рәфик Мөхәммәтшин

Русия ислам институтын (Русия ислам университеты) оештыручылар шурасы – Татарстан мөселманнары диния идарәсе һәм Русия мөфтиләр шурасы Рәфик Мөхәммәтшиннең ректор булып эшен дәвам итүен раслады.

19 март Русия ислам институты укырга керергә теләүчеләр өчен ачык ишекләр көне үткәрә. Чарага мәктәпне тәмамлаучылар һәм институтта укырга теләүчеләр чакырыла. Алар институт, кабул итү шартлары, уку бүлмәләре, музей белән танышачак, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния идарәсе.

2011 елда Төмән өлкәсе мөселманнары диния идарәсе һәм Төмән өлкәсендәге татар конгрессы вәкилләре теләге белән институт бүлеген Төмән янындагы Ямбай авылында да ачуга әзерлек эшләре башланган иде. Бүген бу эшләр туктап калган. "Төмән өлкәсе хакимияте исламның үсешенә каршы", дип белдерде Азатлыкка әлеге төбәктәге чыганак.

XS
SM
MD
LG