Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:56

Обаманың сәфәре АКШ һәм ярты гасыр буе коммунистлар режимын саклаган Куба арасында борылыш чоры булачак.

АКШ президенты Барак Обаманың якындагы атналарда Кубага баруы, АКШ хакимияте вәкилләре хәбәр итүенчә, "тарихи сәфәр" булачак. АКШ һәм Куба арасында каршылыкка 70 елга якын вакыт эчендә Кушма Штатларның президентлары арасыннан берәү дә бу илгә сәфәр кылмаган иде.

Март уртасындагы сәфәр АКШ һәм ярты гасыр буе коммунистлар режимын саклаган Куба арасында борылыш чоры булачак, дип яза Ассошиэйтед пресс.

Обама һәм Куба Дәүләт шурасы рәисе Рауль Кастро елдан артык вакыт элек мөнәсәбәтләрне яхшырту эшенә кереште. Шуннан соң Вашингтонда һәм Һаванада илчелекләр ачылды, ике арада коммерцияле очышлар башланды. АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри да Кубада булып кайтты.

Обаманың Кубада тукталуы Латин Америкасы буйлап зур сәфәренең бер өлеше булып тора, ди үзләрен күрсәтергә теләмәгән рәсмиләр, чөнки бу сәфәр турында әлегә рәсми белдерелмәгән. Ак йорт Обама сәфәре турында пәнҗешәмбедән соң игълан итәчәк.

XS
SM
MD
LG