Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:55

Татарстанда ишетмәүче балалар татар телен өйрәнүдән мәхрүм


Елизавета Ласточкина исемендәге мөмкинлекләре чикләнгән бакчада ишарәләр белән урысча сөйләшергә өйрәнәләр.

Елизавета Ласточкина исемендәге мөмкинлекләре чикләнгән бакчада ишарәләр белән урысча сөйләшергә өйрәнәләр.

21 февраль – Халыкара Ана теле көне. Татарстанда ана телләрен үзләштерүдән мәхрүм балалар да бар. Мәгариф министрлыгы вәкиле 1 сентябрьдән җитешсезлекләрне бетерү эшенә керешәчәкләрен белдерә.

Халыкара Ана теле көне уңаеннан Азатлык Татарстанда укучы барлык балаларга да ана телләрен үзләштерү мөмкинлеге тудырылганмы дигән сорауга җавап эзләде.

Казандагы Елизавета Ласточкина исемендәге мөмкинлекләре чикләнгән мәктәптә начар ишетүче һәм бөтенләй ишетмәүче 177 укучы белем ала.

Әлеге мәктәп каршында балалар бакчасы да бар, анда 32 бала тәрбияләнә. Республикадагы барлык укучылар да ике дәүләт телен өйрәнергә тиеш булса да Ласточкина исемендәге мәктәптә укучыларга, тәрбияләнүчеләргә татар теле һәм әдәбияты, шулай ук инглиз теле дәресләре бөтенләй керми.

Ласточкина исемендәге бакчада дәрес бара

Ласточкина исемендәге бакчада дәрес бара

Мәктәп мөдире Сергей Байкин моның сәбәбен: "Белгечләр юк. Бөтен хәрефләр дә бары тик урысча гына. Әлифба да (Дактиль) юк. Укыту методикасы да бары тик урысча гына. Ишетмәүче балаларны татарча укыту методикасы да эшләнмәгән", дип аңлатты.

209 баланың күпмесе татар икәнен әйтеп бирә алмады ул. "Мин статистика үткәрмәдем, кирәге дә юк аның, чөнки инвалид балалар барсы да бер төрле, милләтнең бер катнашы да юк монда", диде.

​Байкин сүзләренчә, ул санаган җитешсезлекләр бетерелгән очракта да ишетмәүчеләр өчен татар теле һәм әдәбиятын укытучы белгечләр булмау тагын бер кыенлык тудырачак.

Дактильдә урыс Алфавиты

Дактильдә урыс Алфавиты

Бу мәктәптә укытучыларның 90 проценты югары белемнән тыш, дефектолог һәм сурдопедагог белеме алган. Ташкентта, Кыргызстанда, Петербурда, Мәскәүдә укыганнар да бар.

Русиядә җәелгән кризис, икътисадның түбән тәгәрәве болай да күңелләре белән кимсенгәннәр алдына тагын проблемны өстәгән. "Колак аппаратлары хәзер бик кыйммәт, әти-әниләрнең алырга хәлләреннән килми. Без бу мәсьәләне чишәргә тырышабыз, химаячеләр эзлибез. Колакка операция дә бик кыйммәт тора – 1 млн 200 мең сум тирәсе. Дәүләт акчаны чират белән генә бирә", ди директор.

"Башлары эшләмәсә куллары эшләргә тиеш"

Казанның 61нче мәктәбендә акыл үсешләре тоткарланган 292 бала белем ала. Бу мәктәптә укучылар 9нчы сыйныфны бетергәнче дәресләр белән бергә тегүче, эретеп ябыштыручы, буяучы-штукатурчы һөнәрләре дә үзләштерәләр. Кызганыч, монда ана телеңне, республиканың дәүләт телләрен белү түгел, ә һөнәрле булу өстен итеп куелган.

61нче мәктәптә дәрес бара

61нче мәктәптә дәрес бара

"Без мәгариф кануны нигезендә ике телгә дә, татар һәм урыс телләренә өйрәтәбез. Алар үзенчәлекле балалар булганга телне җиренә җиткереп өйрәнә алмый. Ни генә булмасын, без барыбер матур һәм бай телне (татар телен) югалтырга тиеш түгел. Бездә инвалидлар да бар һәм балаларның барсының да акыл үсешләре тоткарланган. Әгәр башлары эшләми икән, аларның куллары эшләргә тиеш. Кемдер өендә белем ала, чөнки ул хәрәкәтләнә алмый, кемдер мәктәпкә йөри", диде мәктәп директоры Оксана Тюренкова.

Аның сүзләренчә, балаларның барсы да татар телен һәм әдәбиятын өйрәнә. Бу мәктәптә дүрт татар теле һәм әдәбияты укытучысы бар. Алар хәрәкәт итә алмаган балаларны өйләренә йөреп укыта. "Өйдә укыганнар да татар телен өйрәнергә тиеш", ди директор.

"Бер көндә генә тормышка ашырылмаячак"

Татарстан мәгариф министрылыгында мөмкинлекләре чикләнгән мәктәпләрне баккан хезмәткәр Земфира Терентьева директор Сергей Байкинның ишетмәүчеләр өчен Әлифба, укыту програмнары юклыгы турындагы фикерен кире какмады.

"Ишетмәче һәм начар ишетүче балалар бер телне дә – татарча да, урысча да белми бит. Укыту планнарына күрә, без аларны әлегә бары тик урыс теленә генә өйрәтәбез. Башка програмнарны да үзләштерә алырлык мөмкинлекләре чикләнгән балаларга без татар телен укытабыз. Бу балалар, (Байкин мәктәбендә укучылар) үзләренең рухи халәтләре белән татар телен дә үзләштерә алырлык хәлдә түгел. Без (ике телне дә укыта башласак) татарчага да, урысчага да өйрәтә алмаячакбыз.

Земфира Терентьева

Земфира Терентьева

Яңа федераль стандартлар нигезендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар белем алачак фәннәр гомум белем бирү мәктәпләрнекенә туры килә. Без акрынлап бу укыту планнарын тормышка ашыра башлаячакбыз. 2016 елның 1 сентябреннән башлана ул һәм аны бер көн эчендә генә тормышка ашырып булмаячак. Балаларның кимчелекләрен исәпкә алып татар теленнән укыту планнарын да, индивидуаль програмнарны да эшләчәкбез. Башкалар кебек аларга да (татар теленнән) белем бирәчәкбез", диде Терентьева.

Аның сүзләренчә, бүген Татарстанда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 52 мәктәп һәм мәктәп-интернат бар. Анда 6 мең 700ләп бала белем ала. Бу саннар алга таба кискен артырга да мөмкин. Мәктәп мөдире Тюренкова да соңгы вакытта мөмкинлекләре чикләнгән балаларның арта баруын әйтә. "Быел коточкыч хәл – җитди авырулар белән бик күп бала туа", диде. Сәбәбен сорагач ул: "Мин табиб түгел, шуңа күрә бу сорауга җавап бирә алмыйм", дип белдерде.

Татарстан Конституциясе нигезендә нинди генә бала булмасын – ул республиканың ватандашы һәм дәүләт телләрен (татарча да, урысча да) өйрәнергә хокукы бар. Ишетмәүчеләр, дәүләтнең мәнсезлеге – әлегә Әлифба, програмнар булмау сәбәпле, татар телен өйрәнә алмаса, республикада мөмкинлекләре чикләнгәннәргә телне, ислам динен өйрәтүнең уңай үрнәге бар.

"Дин нигезләре күбесенчә татарча бара"

Казанның Сөләйман мәчете каршында 2004 елда күрмәүчеләр өчен Коръән уку курслары оештырыла башлый. Хәзер бу курслар Ярдәм мәчете каршындагы үзәктә үткәрелә. Мәчет имамы, мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов Азатлыкка бүгенге көндә 5 яшьтән алып 16 яшькә кадәр 60 малай һәм үсмернең бу үзәккә йөрүен әйтте.

Илдар Баязитов

Илдар Баязитов

"Алар барсы да Казан малайлары, тырышып-тырышып Коръән ятлыйлар. Аннан кала ислам нигезләре һәм башка дәресләр дә бара. Араларында начар күрүчеләр, күрмәүчеләр дә бар. Начар күрүчеләр Брайль системасы белән укыйлар. Президент фатихасы белән 500 Коръәнне үзебез бастыра башладык. Дин нигезләре һәм башка дәресләр күбесенчә татар телендә бара. Аңламаучылар булса, русча да булышабыз. Коръәнне генә түгел, әйтик, пәгамбәребезнең тормышын, "Ислам нигезләрен" татарча Брайль системасы белән бастырабыз. Танылган авторларның китапларын да Брайль системасы белән чыгарабыз.

Аннан да кала аудио китаплар да әзерлибез. Аерым студиябез бар, шунда яздырабыз. Күп китапларны Инсаф Абдуллин укыды, башка дикторларны да чакырабыз. Күрмәчеләргә аудио китапларны, барча китапларны да бушка таратабыз. Бу китаплар хәйрия акчаларына чыга.

Без хәзер китапларны татарча гына түгел, ә Брайль ысулы белән татар теле дәреслекләрен дә чыгарабыз. Моңа басым ясарга тырышабыз, чөнки милләтебезнең асылы югалмасын дибез. Тел югала башласа, милләт тә бетәр дип курку бар. Шуңа күрә, ана телебезне сакларга тырышабыз”, диде Баязитов.

Казандагы Ярдәм үзәгендә күрмәүчеләр өчен Брайль системасында татарча китаплар уку мөмкинлеге бар. Ләкин, мөгаллим Идрис Хәертдинов фикеренчә, татарча китапларга ихтыяҗ артык юк. Күрмәүчеләр күбрәк дини китапларны гарәпчә, русча укый. Казан рус телле шәһәр, без дә шул телгә иярәбез, ди ул. Татар теле ана сөте белән керә дисәләр дә, бу үзәккә килгән татарларны башта урыс хәрефләренә өйрәтәләр. Бу хакта Азатлыкка Ярдәм тернәкләндерү үзәге мөгаллимәсе Роза Мортазина сөйләде.

Ярдәм тернәкләндерү үзәге үз дөньясында кайнаганда, ишетмәүче татар балалары үз телләрен өйрәнүдән мәхрүм булганда, Казанда 15-17 февраль Идарә университеты ТИСБИда ЮНЕСКО кысаларында сәламәтлекләре чикләнгән балаларны инклюзив укытуга багышланган халыкара конгресс булып узды. Чарага Британия, Германия, Кушма Штаталар, Франция һәм Русиянең 28 шәһәреннән 250 галим, педагоглар, дефектологлар, психологлар килгән иде.

Чара башындагы чыгышларда Татарстанда барсы да ал да гөл итеп күрсәтелде. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов Татарстандагы мәктәпләрдә 1112 укытучының инклюзив (мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту) белем бирү өчен әзерлек үтүләрен белдерде. ТИСБИда 20 ел эчендә 600 кеше һөнәри белем алып чыкты, хәзер исә университетта 132 студент-инвалид белем ала, аның 70-е көндезге бүлектә укый, дип әйтелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG