Түбән Новгородта 18 февраль тамашасында җырчы Земфира зур гастрольләренең тәмамлануын игълан итте. Аның "Маленький человек" исемле сәфәре 4 февраль Омскида башланды. Земфира Казанда 20 февраль, Уфада 23 февраль чыгыш ясаячак. 1 апрель Мәскәүдә турның соңгы тамашасына кадәр Земфира Русиянең 20 шәһәрендә, шулай ук Беларус, Латвия, Литва һәм Эстониядә җырлаячак.
Аның беренче гастрольләре 2000, икенче зур сәфәре 2008 елда оештырылган иде. Земфираның сәфәрен инстаграмда күзәтеп була.