Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзенчәлекле "Мистер Президент" белән "Беренче леди"


"Мистер Президент һәм Беренче леди" © 2016 American Eagle Foundation, EAGLES.ORG
"Мистер Президент һәм Беренче леди" © 2016 American Eagle Foundation, EAGLES.ORG

1947 елдан бирле беренче тапкыр ике акбашлы бөркет АКШ милли дендрариенда оя корган. Аларны "Мистер Президент" һәм "Беренче леди" дип яратып атаган халык тормышларын турыдан туры күзәтеп бара.

Азатлык радиосы укучыларын сәясәт һәм иҗтимагый тормыштан тыш төрле өлкәләрдә булган вакыйгалар, хәлләр белән таныштырып бара. Дөнья тирәли булган кызыклы хәбәрләр арасында АКШ дендрариендагы яңалык аеруча җанварларны яраткан укучыларыбызга кызыклы булыр.

2014 елда ике акбашлы бөркет АКШ Милли дендрариенда (Вашингтон) лалә агачында (Tulip Poplar) оя корган. Америка өчен үзенчәлекле символ булган бөркетләр бу якка инде 1947 елдан бирле килмәгән. Ирония төсмере белән аларга "Мистер Президент" һәм "Беренче леди" исемнәрен биргәннәр.

Шуңа бәйле бу урын да "иң патриотик оя" дигән атамага лаек булган. Американнарда бу күренеш шактый зур кызыксыну уяткан. Бөркет баласы туганнан соң АКШ бөркетләр оешмасы Милли дендрарий белән бергә агач башына ике югары сыйфатлы камера урнаштырган. Хәзер бу бөркетләрнең тормышын теләгән кеше онлайн режимда күзәтә ала.

"Мистер Президент" балык ашый © 2016 American Eagle Foundation, EAGLES.ORG
"Мистер Президент" балык ашый © 2016 American Eagle Foundation, EAGLES.ORG

АКШ милли дендрарие — АКШ башкаласы Вашингтонда урнашкан ботаник бакча. Илнең иң борынгы һәм зур дендрарийларның берсе. 1927 елда нигезләнә. Елына бирегә 500 меңнән артык кеше килә.

Акбашлы бөркет — АКШның милли кошы, символы. Аның рәсеме дәүләтнең гербы, президент штандарты, акча кәгазьләрендә һәм башка дәүләт атрибутларында урын ала. XIX һәм XX гасырларда бу кош төренә юкка чыгу яный башлады, шуңа бәйле аңа кызыксыну шактый зур булып тора. Хәзерге вакытта да акбашлы бөркетләрне махсус рөхсәтсез саклау һәм үтерү тыелган.

XS
SM
MD
LG