Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның 2нче лицей-интернаты бер кичтә 250 мең сум хәйрия акчасы җыйды


Казанның 2нче лицей-интернаты бер кичтә 250 мең сум хәйрия акчасы җыйды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:02 0:00

Казанның 2нче лицей-интернаты бер кичтә 250 мең сум хәйрия акчасы җыйды

18 февральдә Татар дәүләт филармониясендә "Без бергә" дип аталган зур хәйрия чарасы узды. Аны Казанның 2нче лицей-интернаты оештырды. Җыелган барлык хәйрия акчалары 61нче коррекция мәктәбенә бирелә.

Чара ике зур өлештән торды. Беренчесе - укучылар оештырган һәм уздырган ярминкә. Биредә төрле милли ризыклар, киемнәр, кул эшләнмәләре, бүләкләр сатылды. Аларны укучылар һәм аларның әти-әниләре әзерләгән.

"Сатудан җыйган акчаларны коррекцион мәктәпкә бирәбез. Бу чарага бер ай алдан әзерләндек, бик тырыштык", ди киштә артында бүләкләр сатып торучы лицей укучысы Динар Шәйдуллин.

Ярминкәдә шулай ук мастер-класс аланы да оештырылган иде. Теләгән һәркем рәсем ясау, кул эшләнмәләре эшләү белән шөгыльләнде.

Ярминкәдән соң филармониянең тамаша залында концерт башланды. Оештыручылар сүзләренчә, аны карарга 600ләп кеше килгән. Ярминкәгә исә меңләп кеше җыелган.

Чараның координаторы Илнур Мифтахов сүзләренчә, аның үзенчәлеге - бөтен килеш диярлек укучылар тарафыннан оештырылуы. Балалар бу эшкә бик теләп алынган. "Укучылар чыннан да бу эшнең мәгънәсен күрәләр", ди ул.

Казанның икенче лицей-интернаты бу ярминкәне 2013 елдан бирле оештыра. Башта актлар залында узса, хәзер җитәкчелек бәйрәмне киңәйтеп, филармониядә уздырырга карар кылган. Хәйрия акчаларын һәр ел 161нче мәктәпкә күчерәләр. Кичәге фондны әле хисаплап бетермәгәннәр, ләкин, Мифтахов сүзләренчә, быел коррекцион мәктәпкә 250 мең сум күчереп, сенсор бүлмәсен җиһазлау күздә тотыла.

Шунысы кызык, чарада турыдан туры хәйрия тапшыру күздә тотылмаган, бары тик концерт билетлары һәм ярминкә кереме ярдәме белән генә. Шулай да, координтор сүзләренчә, матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр дә булган.

XS
SM
MD
LG