Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гомумрусия халык фронты" урыслаштыруны үз кулына алды


Берничә ел элек Казанда урыс телендә белем бирүне яклап узган пикет.
Берничә ел элек Казанда урыс телендә белем бирүне яклап узган пикет.

Путин булдырган “Гомумрусия халык фронты” белгечләре тугыз төбәктә укучылар урыс теленнән белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм булырга мөмкин дигән көлке нәтиҗә чыгарган. Әлеге тугыз төбәккә милли республикалар керә.

Моннан биш ел элек Русия президенты Владимир Путин җитәкчелегендә булдырылган “Гомумрусия халык фронты”ның “Мәгариф” эшче төркеменең белгечләре илдә урыс теленең укытылуын тикшергән һәм тугыз төбәктә укучылар урыс телендә белем алудан мәхрүм калырга мөмкин дигән нәтиҗә ясап, “Мәгариф турында”гы канунга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Урыс телендә белем алудан мәхрүм калырга мөмкин субъектлар арасында Татарстан, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачай-Чиркәс, Коми, Төньяк Осетия, Тыва, Удмуртия һәм Чуашстан әйтелгән. Күргәнебезчә, барысы да милли республикалар.

“Төбәкләр өчен мәктәпләрдә белем бирүнең милли телдә алып барылуы гадәти күренеш, ә урыс теле укытыла торган предметлар хисабына керә”, дип әйтәләр “Гомумрусия халык фронты”ның матбугат үзәгендә. Имеш, Русиядә һәрбер кешенең урыс телен өйрәнү гарантиясе турындагы канун формаль рәвештә генә саклана икән. Шул сәбәпле, урыс телендә сөйләшү мохите булмаган мәктәпләрдә укучылар Русиядә дәүләт теле булган урыс теленнән яхшы белем ала алмый, ә милли азчылык мәктәпләрендә укучы урыс балаларының аралашуда сүз байлыгы җитмәү проблемасы бар икән.

“Гомумрусия халык фронты”ның Русия парламентына сайлаулар якынлашканда ниндидер яңгыравыклы белдерүләр белән чыгуы элек тә булгалады. Ә бүгенге көндә урыс телендә укудан мәхрүм булу мөмкинлеге турындагысы гомумән көлке тудыра торган. Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә генә биреп булганда, урыс телендә белем алудан мәхрүм булу бер мәзәк кебек яңгырый. Аннары оешма вәкилләре атап киткән кайбер республикаларның милли телләре инде юкка чыгып бара.

Мисал өчен, чуаш теле ЮНЕСКОның "Русиядә юкка чыгу куркынычы янаган телләр" исемлегендә. Удмурт теленең хәле тагын да аяныч. Ингуш теле шулай ук кулланыштан чыгып бара торган телләр исемлегенә кергән. Татарстанда үзенең туган теле итеп урыс телен санаган татарларның саны арта бара һәм моны социологик тикшеренүләр күрсәтә.

2004 елның 16 ноябрендә Татарстанның мәгариф һәм телләр кануннарындагы татар һәм рус телләрен дәүләт телләре буларак тигез күләмдә укыту Русия Конституциясенә каршы килми дигән карар чыгарылган иде. Бу карар бөтен Русия өчен карар, аны тыярга беркемнең дә хакы юк, әмма бу кайбер урыс милләтчелеренә һич тыңгы бирми. Алар милли республикалардагы мәктәпләрдә урыс теленең хәле, янәсе, бик мөшкел итеп тасвирлый. Хәтта Казандагы урыс мәдәнияте үзәге бу хакта документ та әзерләде.

Татарстандагы мәктәпләрдә урыс теле аз өйрәнелә, татар теле урыс балаларына мәҗбүри укытыла дип зарланды бу мөрәҗәгатьне әзерләүчеләр. Мондый зарланучы бер төркем Башкортстанда да хәрәкәт итә. Үзен “халык фронты” белгечләре дип санаучылар чынбарлыкка түгел, ә алар сүзләренә таянып эш йөрткәндер дигән хис кала.

XS
SM
MD
LG