Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда авыр йөк машиналарын йөртүчеләр протест чарасы үткәрә


Авыр йөк машиналарын йөртүчеләр полициянең Конституция биргән хокук – үз фикереңне белдерүне тыюына риза түгел.

Петербур шәһәренең авыр йөк машиналарын йөртүчеләр Мәскәүнең Химки бистәсендә "Платон" системасына каршылык белдерүче хезмәттәшләренә теләктәшлек чарасы үткәрә.

Петербурлар 20 февраль төнендә Мурмански юлында туктап калып лагерь оештырды. Бу протест чарасы, йөк ташучылар берлеге координаторы Светлана Стоша сүзләренчә, "Платон" системасы бетерелгәнчегә кадәр дәвам итәчәк.

Авыр йөк машиналарын йөртүчеләр хакимиятләрнең кискен каршылыгына дучар. Полиция аларга язуларын эләргә рөхсәт итми, "Экстремизм турындагы" канунны бозу булачак, дип кисәтә. Протест чарасында катнашучылар: "Тыныч кына үз фикереңне белдерү, Конституция биргән хокукларыңны куллану – нинди экстремизм булсын?", дип сорау куя.

Вологда шәһәрендә дә Химкидагы кебек авыр йөк машиналарын йөртүчеләр лагерь оештырган. 15ләп машина "Антиплатон" шигаре белән туктап калган. Протест чарасында катнашучыларны полиция алып киткән очраклар да бар. Бу хакта социаль челтәрләрдә язалар.

12 тоннадан арткан зур йөк машиналары федераль юлларда йөргән өчен тәүләү 2015 елның 15 ноябрендә кертелде. Акчалар "Платон" системасы аша җыела. Бу яңалык ерак араларга йөрүчеләрдә зур ризасызлык тудырды. Ил буйлап протест чаралары үтә.

Машина йөртүчеләр акчаларны Русия президенты Владимир Путинга якын даирәдәге бизнесмен Аркадий Ротенбергның улы Игорь Ротенберг та хуҗаларның берсе булган шәхси ширкәт җыюга риза түгел.

XS
SM
MD
LG