Accessibility links

Төркия урынына Иранмы?


Иранның туристик харитасы
Иранның туристик харитасы

Җәйге ялларын Төркия курортларында уздырырга күнеккән Русия туристлары баш вата: быел кая барырга? Төркиягә юлламалар сатылмый, Кырым белән Сочи бәяләре чит илгә бару белән бер. Виза режимын җиңеләйткән Иран алмашка килә аламы?

Тәһранда узган халыкара туризм күргәзмәсендә Татарстанның туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белән туризм эшчәнлеген билгеләү бүлеге башлыгы Гүзәл Ситдыйкова да катнашты. Анда Русия белән Иран арасында 2016-2018 елларга туризм өлкәсендәге уртак гамәлләр програмы имзаланды.

Турист булып килгән Русия юлчылары 30-көнлек визаны хәзер һава аланында ук ала ала

30 гыйнварда Иран Русия ватандашларын илгә керү тәртибен җиңеләйткән иде. Хәзер турист булып килгән юлчылар 30-көнлек визаны һава аланында гына ала ала. Кайбер фаразларга караганда, Иранның чираттагы адымы Русия ватандашларын визалардан тулысынча азат итү булачак.

Инде менә хәзер ике дәүләт арасында очышлар арттыру турындагы килешүгә кул куелды. Әлеге килешү нигезендә Русиянең җиде шәһәреннән Иранга туры очышлар оештырылачак. Исемлеккә Казан, Уфа, Әстерхан, Мәскәү, Петербур, Сочи шәһәрләре кергән. Күренеп тора: бу калаларның һәрберсендә диярлек татар-мөселман халкының өлеше зур. Димәк, Иран Русия туристларының килүенә өмет итә дип фикер йөртергә җирлек бар.

Берьюлы елның дүрт фасылы

Әлбәттә, иң беренче чиратта, Иран тарих һәм мәдәният белән кызыксына торган туристларга кызыклы булачак. Борынгы Исфахан һәм Шираз башкалалары, Персеполис хәрабәләре, зороастризмның үзәге булган Йезд каласы беркемне дә битараф калдырмас.

Чаңгы шуарга ярата торган юлчыларны Дизине чаңгы шуу комплексы көтә. Ризык ягыннан да Иран бик бай дәүләт: милли ашамлыклар бөек фарсы мәдәниятенең безгә кадәр килеп җиткән алтын мирасы дисәң дә була.

Иранның иң данлыклы курорты - Киш утравы - Фарсы култыгында урнашкан

Ә инде пляж һәм диңгез ялын үз итүчеләр өчен Иранда ике диңгез бар. Берсе – илнең төньягында урнашкан Хәзәр (Каспий) диңгезе. Икенчесе – дәүләтнең көньягындагы Фарсы култыгы. Иранның иң данлыклы курорты булып саналган Киш утравы да нәкъ менә шунда урнашкан.

Иран ислам республикасының Казандагы консулы Моһсен Фәгани Азатлыкка биргән әңгәмәсендә дәүләтенең туризм потенциалы зур, әмма дөнья туристлары илдәге туристик урыннар турында бик аз белә дип сөйләде:

Моһсен Фәгани
Моһсен Фәгани

– Иранда Татарстан һәм Русия юлчылары өчен кызыклы булырдай шәһәрләр шактый күп. Русиядә зәмһәрир суыклар торганда, Иранның көньягында рәхәтләнеп диңгез суында коенып була. Икенче яктан, ил шактый үзенчәлекле климатик зонада урнашкан, нәтиҗәдә елның дүрт фасылын да бер үк вакытта күзәтергә мөмкин. Бездә таулар, урманнар, мәгарәләр дә бар. Һәм алар бер-берсенә бик якын урнашкан. Җиде мең еллык тарихыбыз бар. Кызганыч, чит илләрдә бездәге туризм потенциалы турында бик аз беләләр, ди ул.

Русиядә зәмһәрир суыклар торганда, Иранның көньягында рәхәтләнеп диңгез суында коенып була

Виза режимы Русия ватандашларына гына түгел, тагын 57 дәүләт юлчыларына да җиңеләйтелде. Яңа гына чикләүләр алынган һәм Көнбатыш белән аралары җылына башлаган дәүләтнең хөкүмәте шул рәвешле илгә килүче туристларның санын елына 20 миллионга кадәр арттырмакчы. Ахыр чиктә туризм өлкәсеннән килә торган еллык керемне 20 миллиард долларга җиткерергә телиләр. Димәк, һәрбер туристтан кимендә 100 долларлык керемгә өмет итәләр, дигән сүз.

Казан-Тәһран рейсы ачылырмы?

Иран белән Русия арасындагы яңа килешү Татарстан белән Иран арасында очышлар ачуны рөхсәт итсә дә, якын киләчәктә мондый рейслар ачылыр дип уйларга җирлек юк. Хәтта Мәскәүдән дә Тәһранга атнасына нибары дүрт очыш бар. Өч тапкыр “Аэрофлот” очса, бер тапкыр Иранның “Mahan Air” ширкәте оча.

Казаннан Тәһранга Истанбул, Дубай, Баку һәм Мәскәү аша гына очып бару мөмкин

"Ике ил арасында сәүдә элемтәләре үсеш алса, Татарстан башкаласыннан да очышлар ачылыр дип уйлыйм, – ди Иранның Казандагы консулы. – Республиканың туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов бу атнада Тәһрандагы халыкара күргәзмәдә эшләде. Белүемчә, алар Иран ватандашларын Татарстанга турист итеп китерү җаен эзли. Татар юлчылары Иранга, Иран юлчылары Казанга йөри башласа, әлбәттә, турыдан-туры рейска ихтыяҗ булачак".

Әлегә исә Казаннан Тәһранга Истанбул, Дубай, Баку һәм Мәскәү аша гына очып барырга мөмкин.

“Иран? Юк, рәхмәт!”

Моһсен Фәгани Иранның үзенчәлекләрен мактый-мактый сөйләсә дә, Казан туристлары бу илгә барырга ашкынып тормый. Һәрхәлдә Азатлык сораштырган туристик ширкәт хезмәткәрләре шулай, ди.

Ләйлә Сәлахова, “Эконом-трэвел” агентлыгы: "Иран турында безнең ширкәткә килгән бер генә туристның да сораганы юк әле. Төркияне сорыйлар, сагыналар. Мисырны тагын да ныграк юксыналар. Ә менә Иран белән кызыксынучы юк. Әкренләп очышлар башланса, бәлки, ике-өч елдан соң ниндидер даими агым турында сүз йөртергә мөмкинлек булыр. Әлегә исә хәленнән килгәннәре Тайланд, Вьетнам яисә Һиндстанга оча. Җәйге ялларга Грециягә броньнар башланды. Сочины сораштыргалыйлар, әмма бронь ясаучылар бик аз. Кырымга баручылар да юк диярлек. Бәя ягыннан ул фәкать 4-5 мең сумга гына арзанрак, ә безнең туристлар инде чит илдәге хезмәт күрсәтү дәрәҗәсенә күнеккән."

Ирина Евтушенко, “Ройал Вояж” агентлыгы: "Иранга, барса, берничә кеше генә барыр, дип уйлыйм. Туристларның Мисыр, Төркия якларында урнашкан илләр турында ишетәсе дә килми. Куркалар. Хәтта Үрдүнгә баручылар да юк. Мисыр ябылгач, күпме реклам ясадык ул илгә. Казаннан чартер да куеп карадылар – тулмады. Югыйсә бәяләр дә әйбәт иде. Нәтиҗәдә, Акабада ял итәргә теләгән Казан туристлары хәзер Мәскәүдән очарга мәҗбүр. Иран дисез. Израил булып Израилгә дә юлламалар сатылмый! Эйлатка да очарга куркалар! Җәй көне Татарстан туристлары Болгарстан, Греция, Кыпрыс, Туниска очып китә алачак. Быел беренче тапкыр Казаннан Монтенегрога туры рейслар ачылачак. Тунис популяр булыр дип уйлыйм. Ул Мисыр һәм Төркия кебек “all inclusive” (“барысы да кертелгән”) системы белән эшли. Кырымга очкыч белән барган очракта ике кешегә кимендә 100 мең сум китәчәк – бу бәягә чит илдә дә ял итеп була."

Гөлнара, “Магеллан-трэвел” агентлыгы: "Иран? Сез үз акылыгыздамы? Сәяси вазгыятьне беләсездер бит? Сүриядә сугыш бара! Ә ул, Төркиягә караганда, Иранга якынрак. Кем барсын инде анда?"

Төркия, Сүрия, Гыйрак, Иран чикләре
Төркия, Сүрия, Гыйрак, Иран чикләре

Шулай итеп, кайберәүләр туризм өлкәсендә эшләсә дә, географияне начар белә. Иран белән Сүриянең уртак чиге юк – алар арасында Гыйрак урнашкан.

Иминлеккә килгәндә, Иран шәһәрләрендә караңгы төшкәч тә, рәхәтләнеп йөреп була, тимиләр.

Иранга бару кесәгә дә нык сукмас: яңа гына чикләүләр алынган дәүләттә әле һаман да бөтен нәрсә шактый арзан.

XS
SM
MD
LG