Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:56

Фермерлар күбрәк ярдәм өмет итә, түрәләр кризиска сылтый


17-19 февраль көннәрендә Казанда русиякүләм агросәнәгать форумы үтте. Аның кысаларында Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы еллык утырышы да, фермерлар берләшмәсенең корылтае да, ярминкә дә үтте. Русия җитештерүчеләре әйткәнчә, чикләүләр аркасында тауарларын сату бераз җиңеләйсә дә, чишә алмаслык проблемнар да бихисап булып кала.

"Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә ачылган Агро сәнәгать форумы кысаларына авыл хуҗалыгында куллана алырлык тракторлар, кырларга агу сиптерүче кечкенә очкычлар, сукалар һәм башка төрле техника күрсәтелде, ит, май, бал җитештерүче Татарстан һәм башка төбәк кече эшмәкәрлек вәкилләре урамдагы чатырларда да, эчтәге павильоннарда да тырыша-тырыша, мактый-мактый үзенең товарын сатарга тырыша иде. Казаннар яңа сугым итен дә, бал да алып китте. Шактый тауарларын кире күтәреп кайтучылар да булды.

Татарстан районнарыннан килгән умартачылар Азатлык хәбәрчесе белән ачыктан ачык сөйләшергә теләмәсә дә, дәүләттән зыянны каплый торган дотация ала алмауларына зарланды. "Умартачыларга дәүләттән ярдәм бирергә теләмиләр, үткән ел да уңышсыз булды - ничек булдырасың, шулай яшә", диде исемен әйтергә теләмәгән умартачы.

Күп кенә эшмкәрләр тауарны сату шактый кыен булуга зарланды. Зур челтәрләргә керү йә бик кыйммәткә төшә, йә файдалы булмаган шартларга куя. Үзләренә кибет ачу өчен кредитлар алу уза алмаслык киртә булып тора. 18 февральдә булган Фермерлар җыенында чыгыш ясаган Татарстанның вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов үзе өчен эре хуҗалык та, агрохолдинг та, кече хуҗалык та бертигез дәрәҗәдә кадерле булуын белдерде.

Әмма шул ук вакытта Татартанның авыл хезмәтчәннәренең активлыгын канәгатләндереп бетерә алмавын хәбәр итте. Яңа гына кабул ителгән аерым хуҗалыкларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән Татарстан кануны үтәлешенә быел акча табу кыен булачак, дип кисәтте ул, әмма "акча табарга тырышачакбыз", дип ышандырды.

XS
SM
MD
LG