Accessibility links

Кырымда кырымтатар эшмәкәрләре ассоциациясе төзелде


Карасубазар-Акмәчет юлында кырымтатар эшмәкәре Р.Велиляев төзегән бина каршында кырымтатар милли ризыгы чиберек һәйкәле
Карасубазар-Акмәчет юлында кырымтатар эшмәкәре Р.Велиляев төзегән бина каршында кырымтатар милли ризыгы чиберек һәйкәле

Ассоциациянең максаты – барлык эшмәкәрләрне берләштерү, кануни хокукларын яклау.

Кырымтатар эшмәкәрләре ассоциациясен тәкъдим итү чарасы Акмәчеттә 21 февраль көнне үтте. Ассоциациянең максаты – барлык эшмәкәрләрне берләштерү, кануни хокукларын яклау. Аннан да кала ассоциация кырымтатар бизнесын халыкара дәрәҗәгә чыгару өчен дә эшләячәк, ди ассоциация рәисе Рөстәм Нигметуллаев.

"Бүген бу әһәмияткә ия, без Кырымның дотациядәге төбәк икәнен аңлыйбыз, шуңа күрә без кырымтатар эшмәкәрләр республика үсешенә инвестицияләр кертергә, яңа эш урыннары булдырырга телибез", диде ул.

Яңа оешманы тәкъдим итү чарасында Кырымның бөтен районнарыннан 350дән артык кырымтатар эшмәкәре катнашкан. Рәис сүзләренчә, аларның күпчелеге төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм туризм өлкәләрендә эшли.

XS
SM
MD
LG