Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар җырчысы Җамала Украинаны Евровидение - 2016 бәйгесендә тәкъдим итәчәк


Украина Евровидениесе финалында Җамала чыгыш ясый.
Украина Евровидениесе финалында Җамала чыгыш ясый.

21 февраль кичендә Украинада Евровидение ярышына намзәтне сайлау финалында кырымтатар җырчысы Җамала җиңеп чыкты.

Финалда катнашкан 6 намзәт арасында Җамала Hard Kiss группасыныкына тиң 11 балл алды. Жюри Җамалага 5 балл Hard Kiss төркеменә 6 балл бирде финалда. Ләкин Җамала өчен смсларны күбрәк тамашачы биргәне аңлашылды һәм бу тавыш бирүдә инде Җамала 6 балл Hard Kiss исә 5 балл алды. Тамашачылардан кем күбрәк тавыш җыя алса, шул җиңүче итеп таныла.

Шулай итеп тарихта беренче тапкыр Украинаны Евровидениедә кырымтатар җырчысы тәкъдим итәчәк.

Кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев Җамала узса, ул Украинаны да тиешле дәрәҗәдә күрсәтер, кырымтатар халкы мәсьәләсен дә дөньяга таныту өчен өлеш кертер дигән иде. Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров исә Украинадагы Евровидение финалына кадәр Русия ягыннан Җамалага каршы бик каты психологик һөҗүм барганын язды социаль челтәрләрдә.

Шуны да әйтергә кирәк – ярымфиналда һәм финалда Җамала өчен Кырымда яшәүчеләр, шул исәптән андагы кырымтатарлар тавыш бирүдән мәхрүм иде. Кырымдагы Русия телефон ширкәтләре бу бәйгегә смсларны кабул итүдән баш тартканын да язды Чубаров.

Барлыгы финалда 380 меңләп тамашачы смс белән тавыш биргән, алардан 37 процент Җамала өчен.

Шулай итеп Стокһольмда май аенда узачак Евровидение конкурсында кырымтатар җырчысы кырымтатарларның сөргенлек фаҗигасе хакында "1944" исемле үзе язган җыр белән Украинаны тәкъдим итәчәк. Аның бер өлеше кырымтатарча яңгырый.

Мен бу ерде яшалмадым,

Яшлыгъыма тоялмадым,

Ватаныма асрет олдым,

Эй, Гузель Къырым.

Бу җырның бер өлешен Җамала күптән түгел Азатлыкның Киевтагы студиясендә дә башкарып күрсәткән иде.

Җамала Азатлыкка үзенең Евровидение җырын җырлады
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00

XS
SM
MD
LG