Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүгенге дөньяда традицион татар гаиләсе нинди ул?


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Мәскәүдә “Дом на Патриарших” дип аталган мәдәни үзәк бинасында “Татар халкының гаилә тормышында гореф-гадәтләр һәм традицияләр” дигән програм кысаларында “Бүгенге дөньяда традицияле татар гаиләсе” дип аталган темага иҗади конференция узды.

Конференцияне уздыручылар бу чара “Рус дөньясы-зур гаилә” дип аталган социал яктан әһәмиятле булган проект кысаларында, граҗданлык җәмгыяте теләктәшлеге белән, президент программасы нигезендә уза, дип аңлаттылар.

“Рус дөньясы – зур гаилә” дигән сүзләрне ишеткәч тә нигә инде ичмасам “Русия дөньясы” дип куймаска, нигә соң тагын шул барлык халыклар рус гаиләсенә керергә тиеш икән дигән сорау күңелне тырнап узды. Ләкин оештыручылар бу сорауга оешмаларының исемнәрен акларлык җавап бирә алмадылар. Бары тик шулай кабул ителгән бит инде дип кенә әйтә алдылар. Күрәсең, алар да “рус кышы”, “рус мунчасы”, “рус коймагы” дигән стериотиптан ерак китә алмаганнардыр. Ләкин очрашу барышында тәкъдим ителгән проект бик кызыклы һәм кирәкле булып тоелды. Бәлки “исемендә түгел, җисемендә” дигән мәкальне дә искә алырга кирәктер бу очракта.

Бу чараны оештыручылар бер яктан Мәскәүнең татар яшьләре оешмасы булса, икенче яктан “Отличницалар” дип аталган иҗтимагый оешма җитәкчеләре булды. Ул оешманың җитәкчесе Ольга Крыштановская бу оешма хакында түбәндәгеләрне сөйләде:

Ольга Крыштановская
Ольга Крыштановская

Без әле 2011 елда үзе эшләгән өлкәләрдә уңыш казанган спортчымы ул, эшкуармы – берничә хатын-кыз җыелышып, “Отличницалар” дип аталган иҗтимагый оешма төзегән идек. Ул оешманың күп кенә социаль проектлары да бар. Шул проектларның берсе “Рус дөньясы – зур гаилә” дип атала. Безнекенә охшаган оешмалар чит илләрдә дә бар. Безне Европарламентка да чакырган иделәр. Безнең оешма турында анда да беләләр.

Бүгенге көндә халыкның күп кенә традицияләре юкка чыгып бара. Гаиләләр тотрыксызлана. Аерылышулар күбәя. Гаилә кризисы бигрәк тә Советлар берлеге җимерелгәннән соң башланды. Соңгы 25 елда, Русия җәмгыятендә югары тизлек белән барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә кешеләр рухи кыйблаларын югалттылар, яшьләр арасында Русиягә чит булган тәртип өлгеләренең ныклап үтеп керүе күзәтелә.

– Гаилә кризисын ничек аңлатасыз?

– Дәүләт тарафыннан игълан ителгән статистикага карасак, бүгенге көндә 185 мең өйләнешүченең 153 меңе аерылыша. Боларның сәбәбе дип статистика эчүчелекне һәм наркоманлыкны атый. 2015 елда гаиләләр таркалуның беренче сәбәбе итеп хәерчелек һәм гаиләдәге хыянәтне атаганнар. Шул ук вакытта язылышмыйча гына тормыш корулар да күбәя бара. Русиядә рәсми теркәлми гаилә коручылар өйләнешкәннәрнең яртысын тәшкил итә. Һәм гаилә кризисының тагын бер бәласе ул ятим балаларның арта баруы. Шул ук вакытта интернатларда, балалар йортларында яшәүче ул ятимнәрнең 80 процентының әти-әнисе исән. Бүгенге көндә Русиядә 650 мең бала әти-әнисеннән башка ятим булып яши.

–​ Бу бәладән чыгар өчен сезнең оешма нәрсәләр тәкъдим итә соң?

– Шушы аяныч хәлләргә шаһит булган безнең оешма башка республикаларда да үзенең социаль тикшеренүләрен алып барды. Без ул тикшерүләр нәтиҗәсендә түгәрәк өстәлләр оештырабыз. Мәсәлән Чечняда гаиләләр таркалу бөтенләй юк дип әйтергә була. Күпме еллар сугыш булуга карамастан, аларда ятим, гаиләсез балалар да юк. Моның нигезе – республикада гореф-гадәтләр, гаилә традицияләренең көчле булуы белән аңлатылганын белдек без. Шулай ук традицияле гаилә дини гаилә булырга тиеш дип уйлыйм. Чөнки дин ул рухи ныклыкның нигезе. Хәзерге көндә Русиядә милләтләр мәсьәләсе, милләтләргә мөнәсәбәт тә бик зур проблем булып тора.

– Бу хакта сезнең фикерне тулырак беләсе килә. Чөнки, милләтләрнең нигезендә аларның туган теле ята. Туган тел белән гореф-гадәтләр, гаиләнең тотрыклылыгына нигез биргән традицияләр дә шул ук туган телгә, дингә бик нык бәйләнгән бит. Сез ул мәсьәләгә ничек карыйсыз?

– Русия күптелле, күпмилләтле дәүләт. Әгәр дә Америкада барлык анда яшәүчеләр американнар булса, европалылар мультикультура турында сөйли. Ә Русиядә зур гаилә дигән төшенчә бар. Русиядә халык күптөрле, күпмилләтле. Без үзебезнең проектларда һәр халык, һәр милләт – күпсанлымы ул, азсанлы халыкмы – үзенең телен белергә тиеш, гореф- гадәтләре нигезендә яшәргә тиеш, дип уйлыйбыз.

– Туган телне укытуны федераль стандарт програмнарыннан алып ташлау, милли республикаларны бетерү турындагы хәбәрләргә сез ничек карыйсыз?

– Русиядә милли телләрне бетерү, гореф-гадәтләрне юкка чыгару сәясәте илне упкынга илтәчәкне җитәкчеләр дә аңлый дип уйлыйм. Без, рус мәсәлендә әйтелгәнчә, “үзенең туганлыгын белмәүче Иваннар” булып яшәргә тиеш түгел. Без бу турыда социаль челтәрләргә дә язабыз, интернет сәхифәләрендә дә бу проектны алга сөрәбез, диде Ольга Крыштановская.

Алсу Миңбаева (сулда) чарада катнашучы дусты белән
Алсу Миңбаева (сулда) чарада катнашучы дусты белән

“Бүгенге тормышта традицияле татар гаиләсе” дип аталган чарада чыгыш ясаучылар бик күп иде. Оештыручыларның берсе Алсу Миңбаева тумышы белән Оренбур якларыннан. Мәскәүгә ул 2011 елда Тимерязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясенә магистратурада укырга килгән. “Мин кечкенәдән үк бик актив идем. Бирегә килеп, укыган вакытта ук Тимерязев районының яшьләр иҗтимагый шурасында әгъзә булдым. Аннан соң “Отличницалар” оешмасы җитәкчесе Ольга Крыштановская белән таныштым. Хәзер шул оешма проектлары кысаларында татар мәсьәләләрен дә күтәрәбез”, диде.

Татар гаиләсе традицияләре турында Мөфтиләр шурасыннан Али хәзрәт Хәсәнов, тарихчы Әхмәт Макаров, “Җиденче буын” дип аталган татар яшьләре оешмасы җитәкчексе Алмаз Габдрахманов, төрле чаралар оештыручы, шул исәптән татар туйларын алып баручы Азат Галләмшин һәм башкалар, вәкәләтле вәкиллек каршындагы яшләр шурасы җитәкчесе Эмил Фәйзуллин, меценант Рөстәм Ямалиев һәм башкалар сөйләде.

Али Хәсәнов
Али Хәсәнов

Али хәзрәт Хәсәнов гаиләдә дини традицияләр, өйләнешү, никах турында аңлатмалар бирде. Пәйгамбәрләрнең гаилә тормышы турында сөйләде, ислам динендә хатын-кызга, әти-әнигә булган мөнәсәбәт хакында да мәгълүматлар җиткерде.

Алмаз Габдрахманов үзе җитәкләгән “Җиденче буын” дип аталган оешма хакында хәбәр итте. Анда спорт, хәйрия, мәдәният һәм мәгариф, хатын-кызларны берләштергән департаментлар турында бик кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашты.

Алмаз Габдрахманов
Алмаз Габдрахманов

“Мин бу оешманы берничә тапкыр оештырдым. Инде оешып беттек дип уйлаганда гына, барысы да үзара өйләнешеп, гаилә корып куялар. Мин яңадан Мәскәү буйлап яшьләрне туплый башлыйм. Безнең оешмада бик күп гаилә корылды. Узган ел гына оешмабызда 15 туй ясадык. Без эшләребезне Асадуллаев йортында башлаган идек. Хәзер инде безнең үз бинабыз бар. Шулай итеп, без инде хәзер мөселман, татар традицияләрен дәвам итүче зур бер оешмага әверелдек”, дип сөйләде Алмаз әфәнде.

Шунысын да әйтергә кирәк – бу чарага килүчеләрнең 95 проценты яшьләр иде. Алар барлык чыгыш ясаучыларны да бик кызыксынып, күп төрле сораулар биреп тыңладылар. Кызганыч ки, татар гаиләсе, аның гореф-гадәтләре турында беркайдан да мәгълүмат та, китап та таба алмыйбыз, дип зарландылар .

Ә инде хәләл туйлар оештыручы Азат Галләмшин болай диде: “Мин соңгы ун ел эчендә 250 хәләл туй уздырдым. Мактанып әйтә алам: шул 250 гаиләдән бары тик берсе генә таркалды. Әле туйда ук күңелем сизгән иде, шулай булып чыкты да. Өч ел элек мин үзем дә өйләндем. Туйны Чаллыда уздырдык. Аракысыз булгач, кайберәүләр туйга килми калды. Ләкин соңыннан сөйләгәннәрне ишетеп бик үкенгәннәр. Ә инде әтиемнең энесе, минем абый, туйдан кайтып киткәндә мине кочаклап күз яшьләре белән елап рәхмәт әйтте. “Мондый туй да була икән, туйдан үз машинама утырып кайтып китәм бит, рәхмәт сиңа!”, диде. Тормышыгыз бәхетле булсын дисәгез, аракысыз, хәләл туйлар үткәрегез”, диде Азат әфәнде.

Әхмәт Макаров
Әхмәт Макаров

Тарихчы Әхмәт Макаров татарларның шәһәр мәдәнияте, киемнәре турында сөйләде. “Татар халкы уникаль, кабатланмас халык. Ул шушы авыр тарихта үзен, үзенең динен, мәдәниятен саклап кала алган диде ул. Шул ук вакытта бүген күзәтелгән ассимиляциягә дә игътибарны юнәлтеп, алга таба да халыкны чын дәрәҗәсендә саклап калып булсын иде, диде.

Мәскәүдә Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге каршындагы яшьләр шурасы җитәкчесе Эмил Фәйзуллин: “Без биредә күпләребез Мәскәүгә килгән кешеләр. Русиянең кайсы җиренә генә барма, руслар һәр җирдә дә күбрәк, без һәрвакыт азчылык. Ләкин без дә бит заманча яшәргә тиеш. Туган телне саклап калу гына түгел, без аны беләбез, аны үстерү өстендә дә эшләргә кирәк. Безнең проектлар да күптөрле. Беренче чиратта туган телне гаиләдә сакларга кирәк, диде. Һәм татарча шигырь дә укыды.

Очрашуда шулай ук Зөлфия Хәлилова, Duslar.ru сәхифәсе җитәкчесе Алсу Вәлитова, татар дизайн студиясе җитәкчесе Айдар Марданшин һәм башкалар чыгыш ясады.

Соңыннан кунакчыл йортның хуҗасы Илдар Хәлиуллин бар килгән кешене дә чәкчәк, өчпочмак белән чәй өстәленә чакырды. Сорауларга җаваплар һәм фикер алышулар анда да дәвам итте.

XS
SM
MD
LG