Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядәге урыслар кайсы ил патриотлары?


"Шул кадәр яхшы аңлатып сөйли Русия телевидениесе, шуны гына карыйбыз", ди Берлинда яшәүче бу ханым
"Шул кадәр яхшы аңлатып сөйли Русия телевидениесе, шуны гына карыйбыз", ди Берлинда яшәүче бу ханым

Азатлыкның рус редакциясе һәм "Хәзерге заман" телевидениесенең уртак проекты Германиядә яшәүче урысларның һәм шул төркемгә кергән татарларның кемгә ышануын һәм нәрсәдән куркуын күрсәтә.

Моңарчы Германиядәге урыслар (монда элекке Советлар Берлеге илләреннән күчеп килгән русча сөйләшүче барлык милләт вәкилләре керә) турында берни ишетелми иде. Берлинда 13 яшьлек Лиза белән булган хәлдән соң кайбер әйберләр үзгәрде. Ата-анасы заманында Русиядән килгән “Лизаны урлау һәм көчләү” хәбәре соңыннан дөрес түгел, дип табылды, әмма бу вакыйга андагы урысларның чын йөзен һәм кайсы ил патриотлары булганын күрсәтте. Аларның кәефләрен мигрантларга каршы булган Германиянең үтә уң көчләре яклап чыкты.

Германиядәге урыслардан нәрсә көтәргә һәм ни сәбәпле алар экстремист көчләр белән дуслаша? Бу сорауларга җавап табар өчен “Хәзерге заман” телевидение тапшыруы журналистлары Дария Соловьева һәм Эльдар Али-заде рус редакциясенең Германиядәге хәбәрчесе Юрий Векслер белән бергә Дрезден, Берлин һәм Лейпцигта булып кайтты. Видео өч өлештән тора. Аларны карап сез Русия һәм Германия мәгълүмат чараларының эше, гади алманнарның карашлары, Германиядә яшәүче урыс телле мигрантларның борчылулары турында белерсез.

Тапшыруларда катнашучылар:

- Русия Җәмәгать фикерен белешү үзәгенең элекке хезмәткәре Игорь Эйдман

- Берлинда Күчеп кайткан алманнар берләшмәсе башлыгы Александр Райзер

- “Русский Берлин” газеты баш мөхаррире Борис Фельдман

- Швейцариянең Санкт-Галлен университетындагы Русия мәдәнияте һәм җәмгыяте кафедрасы профессоры Ульрих Шмид

- Геттинген һәм Һарвар дипломнары иясе, юрист Сергей Лагодинский

- активист Брук Киммерле

- тарихчы һәм миграция белгече Дмитрий Белкин

- адвокат Мартин Лютле

- Берлинда яшәүче татар, Мәскәү тырышлыгы белән оешкан Европа татарлары альянсы активисты Венера Герасимова һәм башкалар.

Марцан. Берлиндагы урыс бистәсе. Биредә алманча сөйләшүне ишетмәссез. Урыс һитлары белән “Супердискотека-2000”гә чакыру, “Шашлык” рестораны, “Маяк” кибетеннән урыс шансоны яңгырый. Рекламада “Русия ТВсы бушка” дип язылган. Монда торучылар бөтен яңалыкларны Русиянең федераль каналларыннан алып тора.

Лиза кемгә һәм нәрсәгә кирәк?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:06 0:00

Дрезден. Тыныч бистәдә Советлар Берлегенең элекке КГБ бинасы урнашкан. Монда Русиянең булачак президенты биш ел эшләгән. 1989 елның декабрендә Владимир Путин бу урында бәреп керергә маташкан демонстрациячеләргә пистолеттан ату белән янаган дип сөйлиләр.

Германиядәге урыслар кемнән көнләшә?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:12 0:00

Берлин. "Горький парк" кафесы. Монда совет рухы. "Эшләмәгән - ашамый", дип язылган. Биредә "Хәзерге заман" хәбәрчесе Германия урыслары яклы активист Брук Киммерле белән очрашты. Үз иленең мигрантларны сыендыру сәясәтенә каршы ул. Бу хакта мәгълүматларны җыеп ул урыслар өчен махсус "ВКонтакте" челтәрендә тарата. Брукс Меркель сәясәтенә каршы булу сәбәпләре һәм Германиядәге урысларны үз максатларына ирешү өчен куллануы турында сөйли.

"Путинның хыялы" яки Германияне алу кемгә кирәк
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:13 0:00

XS
SM
MD
LG