Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:57

РУСАДАның кинәт үлеп киткән элекке башлыгы Русиядә допинг куллану турында китап язарга җыенган булган


Никита Камаев

Никита Камаев

Шушы урында эшләгән Никита Камаев 14 февраль көнне вафат булды. Эшеннән ул узган елның декабрендә алынган.

Русиянең допингка каршы көрәшү агентлыгының (РУСАДА) элекке җитәкчесе Никита Камаев Русия спортындагы допинг турында тулы бер китап язарга җыенган булган. Беренче итеп шушы хәбәр белән чыккан The Sunday Times басмасы язуына караганда, анда Камаев Русия допингы турындагы мәгълүматының ARD телеканалы төшергән документаль фильмыдагыдан да шаккаттыргычрак булачагын әйткән. Ләкин 14 февраль көнне Камаев 52 яшендә кинәт вафат булды.

“Ул чаңгыда шуып кайткач йөрәге чәнчи башлавын әйткән. Ашыгыч ярдәм машинасы килгән, әмма аны коткарып кала алмаганнар. Аның элек беркайчан да йөрәккә зарланганы юк иде”, дигән ТАССка Русиянең допингка каршы агентлыгының элекке башлыгы, заманында Татарстанда сәламәтлек саклау министры булган Рамил Хәбриев.

Допингка каршы дөнья агентлыгының бәйсез комиссиясе узган елның ноябрендә Русия турында хисап чыгарып, Русия спортчыларының допинг куллануы, тотылган очракта акча түләп котылулары, аларга тренерларның бу эштә ярдәм итүе, түрәләрнең шушы хәлләрне яшерү өчен зур күләмдә ришвәт түләүләре, Мәскәүдәге допинг лабораториясенең халыкара комиссия килү алдыннан тест нәтиҗәләрен юк итүе турында мәгълүматлар бәян итте. Дөнья агентлыгы белгечләре Русия спортчыларының наркотик матдәләр куллануын "дәүләт тарафыннан хупланган яман гадәт", дип атады.

Әлеге җәнҗалдан соң – декабрь аенда - Никита Камаев эшеннән алынган иде.

XS
SM
MD
LG