Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:54

Татарстан язучылар берлегенең XVIII корылтае майның икенче яртысында үтәчәк. Бу чарага кадәр Зифа Кадыйрованы берлеккә алырга мөмкиннәр, Гүзәл Яхина берлек әгъзасы буларак катнаша.

Татарстан язучылар берлегенең XVIII корылтае майның икенче яртысында үтәчәк. "18, 25 май числолары карала, башка көн дә булырга мөмкин", дип белдерде Азатлыкка берлек рәисе Рафис Корбан. Татар җәмәгатьчелегендә үзенең "Зөләйха күзләрен ача" әсәре белән шау-шу тудырган Гүзәл Яхина бу чарада әгъза буларак катнашачак. Аны күптән түгел генә берлеккә алганнар. Корылтайда соңгы елларда татар дөньясында иң күп укылган язучы Зифа Кадыйрова да катнашырга мөмкин. Аны Чаллы язучылар оешмасы берлеккә тәкъдим итте.

Тукай бүләге иясе, язучы-шагыйрь Ркаил Зәйдулла Кадыйрова сериал төшередәй әсәрләр яза, дип әйтә. "Әзер сценарий, тот та куй гына", ди ул. Татарга сериал кирәкме? Нигә Яхина татар язучылары арасында кискен тәнкыйтькә дучар? Бу ике ханым да берлек әгъзасы булмыйча да танылу алды, гомумән берлек кирәкме? Азатлык Ркаил Зәйдулла белән сөйләште.

– 4 мартта Чаллы драма татар театры Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы" әсәрен күрсәтәчәк. Зифа Кадыйрова сезгә бу әсәрне сәхнә теленә күчерүне сорап үзе мөрәҗәгать иттеме? Шунда ук алындыгызмы?

– Зифа Кадыйрова миңа үзе чыкмады. Башта Чаллы театры режиссер Илдар Хәйруллинга мөрәҗәгать иткән. Башта берәү, аннан соң икенче кеше пьеса язып караган. Театр коллективы аларның эшләрен яратмаган. Анннан соң Илдар Хәйруллин миңа мөрәҗәгать итте. Шунда ук риза булып булмый бит, аңа мин: "Башта китабын укып чыгыйм", дидем. Укып чыккач, сценарий язарга шактый кыен әсәр икәне ачыкланды.

Зифа Кадыйрова кинематография стилендәрәк яза. Күренешләр тиз алмашына, ә театрда вакыйганы сәхнәгә туплау кирәк. Ирекле язу шарты белән мин бу эшкә алынырга риза булдым. Сюжеты безнең халык ярата торган кызыклы аның, мелодрама.

Дөресен әйткәндә, шактый үзгәрешләр кертергә туры килде. Китап белән пьеса арасында шактый аерма бар. Бу сәхнә әсәрен Зифа Кадыйрова бәянының мотивлары буенча куела яисә шул китапка нигезләнгән пьеса дип тә әйтергә була.

– Сезнең әсәрне ничегрәк кабул итте ул?

– Әсәр башта режиссерга ошарга тиеш. Беренче вариантына режиссер белән киңәшкәч тагын төзәтмәләр кертергә туры килде. Аннан соң без Чаллыга барып артистлар һәм театр әһелләре каршында укыдык. Артистлар һәм театр җитәкчелеге дә бик яратып кабул итте.

Зифа Кадыйрова

Зифа Кадыйрова

Зифа Кадыйрова үзе дә бәлеш пешереп килгән иде. Ул башта: "Монда бит минем әсәрдән бер әйбер дә калмаган диярлек", дип әйтте. Аннан соң бер күренешне өсти алмассыңмы дип сорады. Төп герой Әлфия бөтенләй беткән, сукбайга әйләнгән Илдусны Чаллының универсамы янында күреп авылына алып кайтып китә. Аннары тәрбияләп яңадан кеше итә, аннан соң алар кушылалар инде. Кадыйрова әнә шул очрашу күренешен кертүне сорады һәм мин аны пьесага керттем.

– Сез Зифа Кадыйрованы кинематография стилендә яза, вакыйгалар тиз алышынып тора дигәнрәк фикер әйттегез. Аның әсәреннән күпсерияле фильм төшерү мөмкинме?

– Әлбәттә! Мин аны әйттем дә, менә бу сериалга Алла биргән материал, дидем. "Язмыш сынавы" нигезендә дә телевизион сериал төшереп була. Мин аның беренче бүлеген генә пьесага нигез итеп алдым. Аның геройларының балалары үсә, балалары арасындагы төрле вакыйгаларга мин кермәдем, чөнки сәхнә әсәрендә аларны тулаем күрсәтеп булмый иде. Сәхнә әсәре булганда анда урын, вакыт мәсьәләләре бик мөһим. Берничә буынны үз эченә алган әсәрне сәхнәдә гәүдәләндерү бик кыен эш һәм мөмкин дә түгел.

– Сериал дигәннән, татарның үз сериаллары җитәрлекме?

– Юк алар, бик аз бит. Әнә Мәскәү телевидениесен кара, анда йөзләгән сериал күрсәтелә. Мексика, Бразилиядә ул бөтенләй конвейерга салынган. Безнең татарда бик сирәк төшерелә бит ул. Финанслар белән бәйлеме, ансын әйтә алмыйм. Яисә башлап йөрүчеләр юкмы? Әнә "Яланаяклы кыз"ны безнең халык бик яратып караган иде. Сериаллар бер-берсенә бик охшаган, халык телендә дә, тәнкыйтьчеләр дә "сабын күбеге" кебек дип атый аларны. Бездә генә түгел, мелодрамаларны бөтен халыклар да ярата, бигрәк тә хатын-кызлар. Сериаллар интеллектуаллар өчен түгел, әлбәттә. Минем үземнең беркайчан да сериалларны караганым юк.

– Cериаллар дигәннән, "Ак чәчәкләр" телефильмы телевизордан күрсәтелгәнгә кадәр шулкадәр макталды, реклам да шәп булды, ә күрсәтелә башлагач, кино сөючеләр арасында “бу пүчтәк икән” диючеләр дә булды. Карадыгызмы? Ни диярсез?

Ак чәчәкләр" роман буларак та искергән инде ул

– Дөресен әйтим, мин аны карамадым. Бер сериясенең яртысын караган идем... Минем авылдагы абзый, рекламы башлангач, аның китабын соратып алды. Китабын укып чыккан, бөтен гаиләләре белән караганнар һәм бик яратканнар. Мин тәнкыйтьләргә кушылмыйм, андый әсәрләр дә төшерелергә тиеш. Әмма минем өчен "Ак чәчәкләр" роман буларак та искергән инде ул, чөнки романнар бик тиз искерә. Поэзия генә әдәби әсәрне озак яшәтә ала дип саныйм мин.

Үлмәс романнар ниндидер поэтик тел белән, мәңгелек төшенчәләр турында язылган әсәрләр. Теләсә нинди әсәр, пьеса булсынмы ул, проза булсынмы, анда поэзия булганда гына әсәр озаграк яши ала.

– Татарда сериаллар төшерелеп күрсәтелә башласа, балаларны гаиләдән үк, мәктәптән үк ана телләренә тартуга, татар телен гаиләгә кертүгә файдасы булыр иде дип уйлыйсызмы?

– Әлбәттә була! Әле менә Батулланың сөйләгәне искә төште. Ул Габдрахман Әбсәләмовны бер җыелышта тәнкыйтьләп чыга. Җыелыштан соң аңа Хәсән Туфан: "Син ялгышасың энем. Без сөргендә, күпме язучылар золым корбаны булган вакытта Габдрахманов Әбсәләмов кебек берничә кеше үзләренең әсәрләре белән халыкны әдәбияттан аермыйча тотты. Бөтен казанышлары шул", дип әйтә.

Зифа Кадыйрованы шулай ук тәнкыйтьлиләр. Миңа, син ник аңа тотындың, дип әйтүчеләр дә булды. Мин: "Зифа Кадыйрованы меңнәрчә татар укый икән һәм ярата икән – бу үзе үк зур казаныш, алар аны татар телендә укый бит, татар теленең тәэсире аларга кагылмый калмый", дидем.

Фәлсәфи, фәнни тел белән язылган әсәрләрне бөтен кеше дә укый алмый. Һәм укуның кирәге дә юк. Аның аерым укучысы була.

– Татар әдәбиятында һәм татарны яктырткан әдәбият тормышында яңа дулкын барлыкка килде дип әйтергә, тәнкыйть күзлегеннән бәя бирмәгәндә, язучылар берлегендә тормаган бер ханым, Зифа Кадыйрова кулына каләм алып меңнәрчә татар укучысын үзенә карата алды.

– Язучылар берлегенә алу дигәннән, аны Чаллы язучылар оешмасы Татарстан берлегенә тәкъдим итте. Мин үзем дә аңа тәкъдимне язып бирдем. Һәм тиздән аны берлеккә алачакбыз.

– Икенче яктан карасак, әлегә кадәр татарлар бөтенләй белмәгән Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" китабы Русиядә "Зур китап" бүләгенә лаек булды. Дөрес, бу китапка карата төрле, хакыйкать бозылган, Кремльгә хезмәт итүче һәм башка фикерләр дә бар. Әмма сорау Татарстан язучылар берлегенә кермгәннәрнең халык арасына яңа бер дулкын булып килеп керүе турында иде. Cез ничек бәялисез бу дулкынны?

– Гүзәл Яхинаны бу әсәренә кадәр аны укучылар белми иде. Мин үзем аның берничә әсәрен "Октябрь" журналындамы, каядыр укыганым бар. Исеме танылгач аны да язучылар берлегенә алдылар. Шуңа күрә бу ханымнарның икесен дә язучылар берлегеннән тыш дип әйтеп булмый.

Гүзәл Яхина Мәскәүдә "Зөләйха күзләрен ача" китабы өчен алган бүләге белән

Гүзәл Яхина Мәскәүдә "Зөләйха күзләрен ача" китабы өчен алган бүләге белән

Яхинаны тәнкыйтьләү мәсьәләсенә килгәндә, дөресен әйтим, мин аларга кушылмыйм. Ул тарихи әсәр язмаган бит һәм китабы гомумән татарларга адресланмаган. Ул урыс укучысына адресланган. Анда халык иҗатына караган хилафлыклар һәм кеше ышанмастай нәрсәләр, мәсьәлән, игенне кабергә күмү һәм башкалар бар икән, ләкин әдәби әсәрдә сюрреалистик мотивлар булырга мөмкин. Алар язучының ихтыярында. Без Дюма романнары буенча Франция тарихын өйрәнмибез бит. Анда шулай ук бик күп ялган бар.

– Моңарчы язучылар берлегендә булмаган бу ике ханым танылды. Алар танылгач берлеккә алалар. Ә, гомумән алганда, кирәкме соң бу берлек?

– Мин ул хакта 80нче елларда ук "Язучылар колхозы" дигән мәкалә язган идем. Мине тәнкыйтьләделәр дә. Язучылар берлеге булмаган очракта да, әдәби фонд, ниндидер оешма булырга тиештер. Берлек профессиональ язучылар оешмасы ул. Язучылар оешмалары башка чит илләрдә дә бар, чөнки алар бер үк эш белән шөгыльләнәләр. Алар бер үк фикердә була алмый, ләкин һөнәри яктан берләшеп, каләмдәшләренең җеназасын, юбилейларын оештыруда, язучыны популярлаштыру мәсьәләсендә оешма кирәктер дип уйлыйм мин хәзер, үзем өлкәнәя барган саен.

– Бәлки аны ирекле, дәүләттән акча алмый торган оешма итеп калдырыргадыр?

– Дәүләт акча бирмәсә, аның биналарын тотарга мөмкинлеге булыр дип уйламыйм. Исеме генә булырга мөмкин. Дәүләтнең акча бирү мәсьәләсе шулай ук бик шартлы ул. Акчалары булмаса, бирмәскә дә мөмкиннәр. Бигәндә кирәкми дип әйтмисең инде аны. 2015 елда – Әдәбият елы уңаеннан президент фондыннан биш миллион биргәннәр. Аңа башка халыклар язучыларының әсәрләрен тәрҗемә иттеләр. Кайберләре чыкты, кайберләре чыгып килә.

Илдә кирәге булмаган ике миллион сакчы бар

Футбол, хоккей клубларына миллионлаган акчалар бирәләр. Язучыларга бер футболчыга биргән акчадан да азрак бирелә бит. Нигә күпсенергә? Күпсенүчеләр бар әлбәттә. Социаль челтәрләрдә журналистлар күп яза бу турыда. Безнең салымнардан аларга акчалар бирелә, дип яза, әмма журналист шулай ук үзе дә бернинди матди әйбер җитештерми.

Язучылар берлеге әгъзалары 300ләп булса да, чынлап торып яза торганнары бер 30 бардыр инде. Гомумән, тар күңелле булырга ярамый. Безнең илдә, гомумән, бөтенләй кирәге булмаган нәрсә белән шөгыльләнүче ике миллионнан артык сакта (охрана) торучы таза-сау ир-егетләр бар. Бер миллион кирәге булмаган бухгалтер бар, әле тагын санап китеп була. Алар турында беркем дә авыз ачып сүз әйтми. Урамга чыгып бер якка төкерсәң юристка, икенче якка төкерсәң экономистка эләгә.

– Бүген татар әдәбиятына, татар дөньясына башка юнәлеш кертердәй, драйв бирердәй яшьләр арасында кем бар? Барсы да өлкәннәр бит.

– Бар, куанырга була, әмма алар без теләгәнчә күп түгел. Мин санап китәр идем, алыйк Рузәл Мөхәммәтшинны. Ул – бик кызыклы шагыйрь һәм прозада да көчен сынап карый. Прозаик Рөстәм Галиуллин, алар язып кына калмый, ә урысчадан тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. Чиләбедә яшәүче Рөстәм Вәлиев дигән язучы бар, Галиуллин аның Тукай турындагы әсәрен тәрҗемә итте. Аңа кадәр "Үзбәк хан" дигән әсәрен тәрҗемә иткән иде. Үзе дә Ялчыгол турында роман язды. Аннан соң Йолдыз Миңнуллина, ул гаҗәеп үзенчәлекле һәм гаҗәеп талантлы шагыйрә. Луиза Янсуар, Рифат Сәлах, Эльвира Һадиева...

– Күбесе шагыйрь, шагыйрәләр бит?

– Менә Рузәл Мөхәммәтшин прозада да сынатмый. "Казан Утлары" журналында бик кызыклы хикәяләре чыкты. Проза шактый катлаулы һәм тәҗрибә сорый торган жанр. Яшьли чәчрәп чыгучы прозаиклар бик аз. Шолохов "Тын Дон"ның беренче томын 20 яшендә язган, үзе язганмы әллә юкмы, дип әле дә шикләнәләр. Бальзак 20 яшендә яза башлый, 30 яшенә кадәр әллә ничә роман язып таныла алмый.

Татар мәктәпләре исән булса язучылар киләчәк

Әйе шул, проза мәсьәләсе проблемалырак инде ул. Гомумән алганда да, шаккатып китәрлек проза әсәрләре бик сирәк туа шул. Аның мөмкинлеге дә кирәк. Каядыр редакциядә эшләп йөреп, көндәлек эшләр белән тамак туйдырып төпле проза язу шактый кыен әйбер. Проза шуның эченә кереп, шуның белән генә яшәүне таләп итә ул. Ә андый мөмкинлек бик сирәк кешеләрдә генә. Аннан соң телең һәм тәҗрибә дә әһәмияткә ия. Шагыйрьгә Аллахы тәгалә тарафыннанмы, табигать тарафыннанмы ниндидер чаткы салынган була да, ул яшьтән үк күтәрелеп китәргә һәм тиз сүнәргә дә мөмкин. Ә кайберсе әкренләп кенә өлкәнәйгәч яза башлый. Алар икесе ике төрле жанр, әмма проза язганда да кешедә поэтик сәләт булырга тиеш. Поэзиясе булмаса, ул гади очеркка әйләнеп кала. Безнең төп бәлә – очерк, мәкаләгә тартым проза языла.

Әгәр безнең мәктәпләр исән булса – язучылар киләчәк. Мәктәпләр, татар телендә уку, мәгариф системасы исән-сау булса, әдәбият әлбәттә булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG