Accessibility links

Таҗетдин Сәмигулинны "баш мөфти" итә алмады


Тәлгать Таҗетдин
Тәлгать Таҗетдин

Элегрәк Тәлгать Таҗетдин Камил Сәмигуллинны “баш мөфти” итү һәм мөфтиятләрне бер оешмага берләштерү турында фәрман чыгарган иде.

Русия мөселманнары Үзәк диния идарәсе президиумында мөселман оешмалары белән берләшү турындагы карар кире кагылды. Бу хакта идарәнең рәсми сайтында язылган.

Билгеле булганча, декабрьдә Русия мөселманнары Үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдин мөфтиятләрне бер үзәкләштерелгән оешмага берләштерүне тәкъдим иткән иде. Әлеге тәкъдимнәр Русия мөфтиләр шурасына һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә җибәрелде.

Моннан тыш, Таҗетдин үзе урынына “баш мөфти” итеп Татарстан мөфтие Камил Сәмигулинны билгеләп куйды. Хәзер президиум барлык бу фәрманнарны кире какты.

“Рухани һәм мөселманнарның Русия мөселманнары үзәк диния идарәсе җитәкчесенә вазифаларның бер өлешен үз өстеннән төшерүе белән килешмичә күп кенә мөрәҗәгатьләр җибәрүен һәм Русия мөфтиләр шурасы белән Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең белдерүләрен истә тотып, президиум фәрманны үзгәртү турында карар кылды”, диелә утырышның пресс-релизында.

XS
SM
MD
LG