Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:56

ФСБ бинасы ишегенә ут төрткән Павленский гыйнвар азагында Сербский институтына психиатрия экспертизага җибәрелгән иде.

Лубянкада ФСБның төп керешенә ут төрткән Русия рәссамы Петр Павленскийны Сербский исемендәге институттае Бутырка тикшерү изоляторына күчергәннәр. Бу хакта Фейсбукта аның хатыны Оксана Шалыгина язды.

Аның сүзләренчә, Сербский исемендәге институтта Павленскийның табиплар белән каршылыгы килеп чыккан. Алар рәссамны читләштереп бикләп тотарга тырышкан.

Павленский узган елның 9 ноябрьгә каршы төнендә канистра белән бензин алып килеп Лубянкадагы ФСБ идарәсенең төп ишегенә ут төртте.

Бераздан интернетта аның ут ялкыны янында шул канистрасын тотып тыныч кына басып торуы төшерелгән фотолар һәм видео таралды.

Рәссам 2016 елның 6 мартына кадәр сак астында калдырылды. Гыйнвар азагында аны Сербский институтына психиатрия экспертизасына яптылар.

XS
SM
MD
LG