Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Гаяз Исхакый туган һәм Номан Челебиджихан үлгән көн


Яуширмәдә Гаяз Исхакый музее
Яуширмәдә Гаяз Исхакый музее

Русия 23 февральдә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм иткәндә, милли җанлы ватандашлар татарларның ике танылган кешесен искә ала.

XX гасырның беренче яртысында татар, гомумән, төрки халыкларның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган Гаяз Исхакый 1878 елның 23 февралендә Чистай өязенең Яуширмә авылында туган.

"Милли Шураның запастагы әгъзасы булган Гаяз Исхакый Идел-Урал төбәгендә киң танылган шәхес була. Милләттәшләре аның татар җәмгыятенең иҗтимагый кимчелекләрен күрсәткән роман, хикәя һәм пьесаларын яратып укый. Ул Мәскәүдә чыгарган газеталарны корал итеп патша режимы белән көрәшә", дип яза аның хакында үзенең "Милләт белән Совет арасында" исемле тарихи әсәрендә Надир Дәүләт.

Кырымтатар сәясәтчесе, Кырым халык республикасы хөкүмәтенең беренче рәисе, Кырымтатар халкының беренче корылтаен җыючы, Кырым, Литва, Польша һәм Беларусның беренче мөфтие Номан Челебиджихан - большевиклар терроры корбаны. Аны 1918 елның 23 февралендә Акъяр (Севастополь) төрмесендә атып үтерәләр һәм җәсәден турап Кара диңгезгә ташлыйлар. Кырымтатарларның милли гимны Челебиджиханның "Ант иткәнмен" шигыренә язылган.

XS
SM
MD
LG