Accessibility links

Кайнар хәбәр

Невада штатында республиканнарның праймеризында Дональд Трамп җиңде


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Невада штатаныда АКШ президент намзәтләрен беренчел сайлау, ягъни праймеризга халык күпләп килүе сәбәпле, өстәмә бюлетеньнар кертергә туры килгән.

Сишәмбе көнне АКШның Көнбатышындагы Невада штатында илдә президент сайлау алдыннан үтә торган намзәт күрсәтү җыелышында республикан фиркасе тарафдарлары күпчелек тавышларын миллиардер Дональд Трампка бирде.

Барлыгы дүрт штатта узган сайлау ярышының өчесендә ул җиңде.

Невадада Трамп 45%ка якын тавыш җыйган. Икенче урында Флорида сенаторы Марко Рубио килә. Ул 25% тавыш казанган. Өченче булып килгән Техас сенаторы Тед Круз сайлаучыларның 22% тавышын алган.

Праймеризда бик күп кеше катнашкан һәм хәтта өстәмә бюлетеньнар кертергә туры килгән.

XS
SM
MD
LG