Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сабыйның ваемсызлык нәтиҗәсендә үлүе илдәге хәлләрне бик ачык күрсәтә


Тимур Биктимеров энесе Азамат белән
Тимур Биктимеров энесе Азамат белән

Балтач районында яшәүче Гөлшат Биктимерова табибларның белемсезлеге, үз эшләренә җавапсыз каравы сәбәпле генә улым үлде, дип белдерә. Татарстанда халык медицина ярдәме күрсәтүнең начараюына зарлана.

"Баламның үлеменә сәбәпче булган Балтач хастахнәсендәге табибларны, шәфкать туташларын бөтенләй эшләтмәүләрен, йә булмаса, яңадан лицензия алу өчен укытып чыгаруларын таләп итәм. Бәлки Балтач хастаханәсе шуннан соң безгә кешечә карый башлар", дип белдерде Азатлыкка Гөлшат Биктимерова.

Балтач районының Карадуган авылында яшәүче 31 яшьлек ана, икенче баласын – җиде ай да тулмаган Азаматны 6 гыйнвар көнне югалта. "Бу хәл табибларның белемсезлеге, дорфалыгы, ваемсызлыгы, үз эшләренә җавапсыз караулары аркасында гына килеп чыкты", ди ул.

5 гыйнвар көнне Азаматның күңеле болгана, коса башлый. Карадуган фельдшеры район хастаханәсенә барып күренергә киңәш итә. Кичке тугызлар тирәсендә районга барып җитәләр. Педиатр Фәридә Галиуллина баланы карагач, Казанга җибәрергә дигән карарга килә. Кан анализлары алу өчен лаборантны чакыралар. Ул "өйдә дә эшләрем җитәрлек" дип сөйләнә-сөйләнә кан ала. Күпмедер вакыттан соң, анализлар әзер булгач, баланы хирургка күрсәтеп карарга булалар. Хирургны тагын бер сәгать чамасы көтәләр. Хирург баланы караганчы тагын ярты сәгать вакыт уза.

Сукыр эчәге авырта дигән диагноз куеп Республиканың балалар клиник хастаханәсенә (ДРКБ) җибәрергә карар итәләр. Бала бу чакта инде ашамаганга, хәлсезлектән йоклый, температурасы күтәрелә башлый. Ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчене табып китергәнче дә күпмедер вакыт уза. Хастаханәдә шәфкать туташы булмый, аны Сосна авылыннан кереп алалар. Ашыгыч ярдәм машинасына бензин салгач кына, төнге беренче киткәч юлга кузгалалар. Юлда баланы көзән җыера башлый, шәфкать туташының янында бернинди даруы да булмый. Бернинди җиһаз да куелмаган, искереп беткән "буханка" – ашыгыч ярдәм машинасы төнге өченче киткәндә генә Казанга килеп җитә. ДРКБда балага ярдәм күрсәтә башлыйлар, әмма соң була, Азамат үлеп китә.

Гөлшат Биктимерова улы Азамат белән
Гөлшат Биктимерова улы Азамат белән

Биктимерова сүзләренчә, ярган хирург, өч сәгатькә иртәрәк килсәгез, баланы саклап калып була иде әле, дип әйтә. Азаматның сукыр эчәге авыртмавы, ә үпкәсе ялкынсынып бу чирнең баш миенә бәргәнлеге ачыклана. "Балтачта өч сәгатьне заяга уздырдык бит, ничек инде баш мие ялкынсынган балага сукыр эчәгесе авырта дип диагноз куярга була", дип өзгәләнә ана.

Биктимерова Азаматның вафатыннан соң ук дөреслек эзләргә керешә. 7 гыйнварда аның туганнары сәламәтлек саклау министрлыгына, ә үзе Росздравнадзорга мөрәҗәгать итә. Балтач районы Арчадагы тикшерү бүлегенә карый, Гөлшат ханым әлеге тикшерү бүлегенә барып гариза калдырып кайта. 25 гыйнварда Балтач прокуратурасына шикаять итә.

"Росздравнадзордан минем гаризаны безнең сәламәтлек саклау министрлыгына җибәрдек дип әйттеләр, аннан соң 27 гыйнварлар тирәсендә министрлыктан тикшерү эше бара дип хат килде", ди Биктимерова. Шуннан соң ул бүгенгә кадәр рәсми оешмалардан бер генә хат та алмаган.

15 февраль көнне "Эфир" каналы әлеге хәл турында тапшыру күрсәткәч, бер юрист үзе Биктимеровага чыккан һәм ярдәм итә башлаган. "Ул кайларга мөрәҗәгать итәргә куша мин шунда язам", ди Гөлшат ханым.

Аның сүзләренчә, ваемсызлык, дорфалык, авыруларны кешегә санамау Балтач хастаханәсендә гадәти хәлгә әйләнгән. "Беренчедән, алар авырулар белән ямьсез итеп сөйләшәләр. Мине кабул иткән лаборант янында беренче малаем Тимур белән дә булып кан анализы биргән идек. Ул әллә нәрсәләр әйтеп, малаегызның температурасы була торып, анализлары әйбәт булмый инде аның, дип сөйләнде. Бу юлы да "өйдә дә берни эшли алмыйм, эшләрем күп минем, чакырталар да, чакырталар" дип дорфа сөйләнде. "Косып-тычып сезнең балагызның анализы әйбәт булмый инде", диде ул. Бу миңа кагылган очрак кына түгел, башкалар да аның дорфалыгыннан зарлана.

Балтач хастаханәсендә, әгәр син табибның таныш-белеше булмасаң, аның янына үтеп керү кыен булуын да сөйләде Биктимерова. "Кабул итүләрен көтеп ярты көн үтә, авырган бала белән киләсең һәм ярты көн буе шунда йөрисең", ди ул.

Балтач хастаханәсендәге ашыгыч ярдәм машиналарының да нык искергән булуын әйтә ул. Ашыгыч ярдәмне чакырган очракта да "машинагыз белән китерегез" дигән сүзләрне ишетү авыручылар өчен гадәтигә әйләнгән бу якларда. Биктимерова сүзләренчә, ялгыш диагноз кую очраклары да ешайган.

"Бу җитешсезлекләр, табибларның ничек эшләүләре баш табибтан тора дип уйлыйм мин. Ул хастаханәдә нинди тәртип урнаштырган – барсы да шуннан тора", ди Биктимерова.

Азамат Дәвлиев
Азамат Дәвлиев

Гөлшат ханым Азаматны тапкан көнне, 2015 елның 11 июнендә Балтач район хастаханәсе баш табибы Газинур Дәвлиев телевидениегә төшә. "Район хастаханәсе яхшыра, яңа җиһазлар да алына", дип сөйли.

Дәвлиев Азаматның вафат булу очрагын Азатлыкка гадәти, үзләрләрендә әледән-әле була торган хәл шикеллерәк бәян итте. "Бу – көтелмәгән очрак түгел. Хастаханә булгач, андый очраклар булып тора. Без гомер буе шулар (авырулар) белән эшлибез, гел булмаса да (үлем очраклары), булгалый. Шуңа күрә хастаханә бит инде ул. Булгалап тора торган әйберләр инде алар, дөнья булгач, була инде ул", диде Дәвлиев.

Азамат вафатыннан соң хастаханәне тикшерә башланганнарын да әйтте ул. Әле төгәлләнмәгән. Хастаханә алдында торган проблемнарны санаудан баш тартты. "Телефон аша шалтыратканнарга мин зарланып утыра алмыйм бит инде", дип кенә белдерде.

please wait

No media source currently available

0:00 0:01:35 0:00
йөкләү

2015 елда Татарстанда табибларның ялгышы сәбәпле үлемгә китергән, дәваланучы зыян күргән 29 очракка җинаять эше ачылган. Өч очракны тикшерү тәмамланып мәхкәмәгә тапшырылган. Соңгы ике ел эчендә табибларның ялгышына кагылган 55 җинаять эше ачылган. Бу хакта Азатлыкка Казан хокук яклау үзәге белдерде. Әлеге үзәк тырышлыгы белән мәхкәмә карары нигезендә медицина оешмалары зыян күргәннәргә 950 мең сум акча түләгән.

Табибларның ялгышуы, эшләренә җаваплы карамау очраклары ешайганга Татарстандагы тикшерү комитеты каршында махсус мәхкәмә-медицина тикшерү бүлеге ачарага җыеналар.

Русиянең кайсы төбәген генә алма, халык медицина ярдәме күрсәтү начараюга, дару бәяләре үсүгә зарлана.

Русия думасының сәламәтлек саклау комитеты җитәкчесе Сергей Калашников та медицина өлкәсендәге җитешсезлекләрне таный. Русиядә 2015 елның беренче чирегендә 2014 елның өч ае белән чагыштырганда үлүчеләрнең кисәк артуы сәбәпле зур шау-шу тугач, Калашников: "Дарулар кыйбатланды, дару табу да кыенлашты. Гомумән алганда, медицина ярдәме күрсәтү начарланды. Безнең сәламәтлек саклаудагы кризис тирәнәя генә бара", дип белдергән иде.

2016 елда Русия бюджетында саклану, иминлек һәм эчке эшләр министрлыгына бүленгән акча белән чагыштырганда сәламәтлек саклауга ун мәртәбә кимрәк акча каралган.

XS
SM
MD
LG