Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һава аланы хезмәткәрләрен кыскартуын кире какты


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чит илләргә сәфәрләре вакытында туры һава бәйләнеше мәсьәләсен күтәрә.

"Казан" халыкара һава аланы хезмәт күрсәтүчеләрнең өчтән бер өлешен кыскартырга мәҗбүр булуын һәм беренче терминалны да ябып торуын үз чыганакларына таянып KazanFirst хәбәр иткән иде. Ләкин соңрак ширкәттә моның дөреслеккә туры килмәвен әйттеләр.

Хәзер һава аланында күп кенә очышлар 1А терминалы аша башкарыла. Бу кризис һәм юлчыларның саны кимүе белән аңлатыла.

Әгәр 2015 ел башында Татарстан транспорт министры Ленар Сафин 2 миллион юлчыны хезмәтләндерү бурычын куйса, октябрьдә инде бу планнан баш тарттылар. 2015 елның җәендә Казанда узган Халыкара су спорты беренчелеге дә ярдәм итмәгән.

Казан һава аланында өч төп терминал эшли: 1нче, 2нче һәм 1А. Алар бер-берсе белән тоташкан. 1А терминалы 2013 елда Универсиада алдыннан ачылды.

Яңартылган һава аланында юлчылар санын ел саен 20-30% арттыру күздә тотылса да, санкцияләр сәбәпле бу тормышка ашмады.

Бүгенге көндә Казанга зур халыкара ширкәтләрдән Төрек һава юллары (Истанбулдан), Finnair (Һелсинкидән), FlyDubai (Дубайдан) оча. Шулай ук Евразия икътисади берлегенә кермәгән илләрдән Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстанның һава ширкәтләре оча.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чит ил сәфәрләре вакытында даими Казан белән туры һава бәйләнеше мәсьәләсен күтәрә.

XS
SM
MD
LG