Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:52

Киевта "Кырым ул – Украина" дигән халыкара форум уза


Кырымны аннексияләүче Русия хәрбиләре, 2014 елның 19 марты

Кырымны аннексияләүче Русия хәрбиләре, 2014 елның 19 марты

Киевта 26 февраль көнне "Кырым ул – Украина. Аннекияләнгән ярымутрау үткән һәм киләчәк арасында" дигән халыкара форум узачак.

Оештыручылар форумны Кырым басып алынганнан соң ярымутрауда, Украинада һәм аннан читтә ике ел эчендә булып узган вакыйгалар турында сөйләшеп, бәя бирә торган мәйданчык булыр диеп күзаллый. Кырым киләчәгенең социаль-сәяси формуласын эзләү дә чараның мөһим максатларыннан берсе булып тора.

Аннексияләнгән Кырым халкы белән бәйләнешләрне ничек булдырырга?
Кырымда Украина киңкүләм мәгълумат чаралары янәдән эшли башлый
алырмы? Кырым турында уйдырмалар тарату һәм үгетләү белән ничек
көрәшергә? Аннексияләнгән Кырым белән диалогны ничек корырга? Форумның бер өлеше шушы сорауларны колачлаячак.

Икенче бүлек кырымтатарларның үзбилгеләнү хокуклары турында була.
“26 февраль. Кырым каршылыгы: кырым татарларының Ватан өчен көрәшләре” дип аталган бу өлештә ярыматауның төп җирле халкы булган кырымтатарларның язмышы, Кырымның сәяси киләчәге темалары күтәреләчәк.

Халыкның үзбилгеләнү хокукы ничек тормышка ашыраларга тиеш? Моны
кырымтатар халкы лидерлары ничек аңлый, һәм Украина сәясәтчеләре һәм экспертлары ничек итеп күрә?

Форумны Украинаның мәгълумәт сәясәте министрлыгы оештыра. Анда депутатлар, журналистлар, политологлар, сәясәтчеләр, шул исәптән Мостафа Җәмилев, Рефат Чубаров, БМОның җирле халыклар
мәсьәләләре даими форумы вице-президенты Оливер Лооде да катнашачак.

Форум кысаларында “26 февраль эше” дип аталган театраль тамаша да
күрсәтелә. Ул тамаша Әхтәм Чийгоз һәм Кырым аннексиясенә каршы чыккан башка кырымтатарлар өстеннән булган мәхкәмә процессы
барышы белән таныштыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG