Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда хакимият антифашистларны фашистлардан аермый башлаган


"Ничего хорошего" төркеме
"Ничего хорошего" төркеме

Концерт "фашистик төркем" дигән сылтау белән тыелса да, музыкантлар үзләренең антифашист позициясен ачыктан-ачык белдерә һәм җырларында да бу теманы чагылдыра.

24 февральдә Казанда "Ничего хорошего" панк-төркеменең концертын тыйганнар. Чара кичке 8дә Даурия урамындагы "Банзай" клубында узарга тиеш булган. Бирегә алдан полиция килеп клуб җитәкчелегенә Петрозаводски төркемен "фашистик төркем" дип атап концертны уздыруны тыйган. Бу хакта Азатлыкка концертны оештыручы Илья (язмада фамилиясен күрсәтмәүне үтенде) хәбәр итте.

Полиция промоутерның өенә дә килгән, ләкин Илья ишекне ачмаган, чөнки аңа клубтан хәбәр биргәннәр.

Петрозаводски панк-төркеме "Ничего хорошего" инде ун ел уйный һәм Русиядә үзен киң таныткан. 18 шәһәр кергән әлеге турны алар 10 еллык юбилей уңаеннан оештырган. Аларның Вконтакте битендәге тасвирламада әйтелгәнчә, төркем үз җырларында шәһәр читләрендәге эшче районнарындагы авыр тормыш проблемнары, дәүләт системының басымы турында җырлый.

Казандагы концерт "фашистик төркем" дигән сылтау белән тыелса да, музыкантлар үзенең антифашист позициясен ачыктан-ачык белдерә һәм җырларында да бу теманы чагылдыра. Мисал өчен, төркемнең "Мы не забудем, мы не простим" җыры 2008 елда Мәскәүдә концерт алдыннан нео-нацилар тарафыннан үтерелгән панк Алексей Крыловка багышлана.

"Бу төркем концертын тыюның беренче очрагы гына түгел инде", дип сөйләде промоутер Илья. Аның сүзләренчә, Түбән Новгород, Ижау һәм Белгородта да концертларны уздыру мөмкинлеге бирмәгәннәр. "Сәбәбен белмим дә. Гади панклар инде. Ник һәркем аларга шулай каршы икән, белмим", ди оештыручы.

Error rendering VK.

Иң кызыгы, төркемнең концерты Казанда барыбер үткән. Оештыручылар аны серле итеп шәһәр мунчаларының берсендә уздырган. "Концерт узды, шәп булды!", диде промоутер.

XS
SM
MD
LG