Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:41

Сүриядә утны туктату киләчәктә солых урнаштыруга илтәргә тиеш дип санала.

Бүген БМО Иминлек шурасы Сүрия проблемасына бәйле АКШ һәм Русия тәкъдим иткән резолюция проекты нигезендә тавыш бирү уздырачак. Документта 27 февраль төн уртасында (Казан вакыты белән төнге бердә) хәрби чараларны туктату таләбе язылган. Проектта шулай ук Сүрия хөкүмәт көчләре һәм оппозиция хәрби көчләренең солых урнаштыру турында килешкәнлеге әйтелә.

Узган шимбәдә АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри Русия саклану министры Сергей Лавров белән Сүриядә утны туктату турында ахыргача булмаса да килешүен әйткән иде.

XS
SM
MD
LG