Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 01:01

Нариман Җәләл: "Кырымны Украинага кайтару юлында кырымтатарлар ике төп факторның берсе"


Кырым аннексиясе башлануга ике ел тулганда Кырымтатар мәҗлесе рәисенең беренче урынбасары Нариман Җәләл Украина-Кырым, Русия-Кырым һәм кырымтатарлар мөнәсәбәтләренә бәя бирә.

2014 елның Русия Кырымны көч белән Украинадан тартып алган февраль-март көннәре. Кырымтатарлар моңа үзләренең каршылыгын белдереп ул көннәрдә тыныч каршылык чаралары үткәргән иделәр. Аларның бу гражданлык позицияләре барлык дөньяга мәгълүм булды.

Ике ел элек булган Кырымдагы бу вакыйгалар зур геосәяси үзгәрешләргә китерде. Бу үзгәрешләр Кырымның, Украинаның, Русиянең тарихын алдагы елларда үзгәртәчәк хәлгә китерү ихтималы да юк түгел. 26 февральдә узган Кырым вакыйгаларына 2016 елда ике ел тула. Ике еллык чорга ниндидер нәтиҗә ясап буламы? Кырым мәсьәләсенә соңгы нокта куелдымы, юкмы?

Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Нариман Җәләл Украина-Кырым, Русия-Кырым һәм кырымтатарлар мөнәсәбәтләренә бәя бирә.

– Нариман әфәнде, Кырымда бу хәлләр башлануга 26 февральдә ике ел тула. Кырымда кырымтатарлар ул көннәрдә, бүген дә кем һәм нәрсә өчен көрәштеләр һәм көрәшәләр?

– Кырымтатарлар Кырымда Украина яклы, моның белән бөтен нәрсә әйтелде диелсә, бу – зур ялгышлык. Без Украина дәүләте белән булган безнең барлык мәсьәләләрне яхшы хәтерлибез. Бу мәсьәләләр беркая да китмәде, алар хәзер дә бар, ләкин бүген Украина, төрле сәбәпләрдән бу хаталарны төзәтергә тырыша. Бу эш бик авыр бара, ул үзеннән-үзе булмый. Моның өчен көн саен кешеләр эшли, шул исәптән Мостафа Җәмилев, Рефат Чубаров иптәшләре белән материкта зүр эш алып баралар. Нәтиҗәдә эшләнгән документлар, кайбер перспективалар пәйда була, ләкин без үз-үзебезне алдарга тиеш түгелбез. Бик зур хәл ителмәгән мәсьәләләр һаман кала бирә. Украин дәүләтендә кырымтатарларга дус булмаганнар җитәрлек, ләкин дуслары күбрәк булды. Кырымтатарларга дус булмаганнар арасында ниндидер мәнфәгатькә буйсынып эш иткәннәр шактый. Алар кичә дә, бүген дә, иртәгә дә шулай эшләячәкләр. Аларга гаделлек, теләктәшлек түгел, ә үзләре өчен файда эшләү мөһим. Менә бу безгә зыян китерә...

– Ләкин вазгыять үзгәрә...

– Вазгыять үзгәрә, чөнки кырымтатарларны яклаганнар Украинада, гражданлык җәмгыятендә, украиннар арасында күбәя. Без бу уңай имиджны алга таба да үстерергә тиешбез, аны кулланырга тиешбез, ләкин вакыт аз, һәм без Украинаның бу мәсьәләдә тизрәк хәрәкәт итүен таләп итәргә тиешбез. Моның уңай ягы тагын шунда ки, бу башка илләрнең, шул исәптән Русиянең дә карашына тәэсир итәчәк.

– Кырымның статусын яңадан торгызуда кырымтатар факторы хәлиткәч факторларның берсе була аламы?

– Минем фикеремчә, Кырымның статусын яңадан торгызуда тик ике фактор бар.

Беренчесе, ни дисәң дә – халыкара кануннар. Чөнки Кырым мәсьәләсендә тиешле халыкара нормалар, килешүләр, кайбер принциплар бозылды. Бу юл белән барырга мөмкин.

Икенчесе кырымтатар халкының Кырымда төп халык буларак позициясе белән бәйле. Кырым бит имеш үзбилгеләнү хокукына нигезләнеп Украинадан тартып алынган иде, ләкин чынбарлыкта кемнең үзбилгеләнү хокукы монда реализацияләнде? Мондый хокукка монда бит тик кырымтатарлар ия була алалар. Менә бу юл да максималь рәвештә кулланылырга мөмкин, ләкин моның өчен Украина Кырымда бик актив рәвештә кырымтатар җәмгыяте белән эшләргә тиеш. Аның өчен Украина кырымтатарларны җәлеп иткән конкрет адымнар ясарга тиеш, аларның Украина белән гражданлык элемтәләрен саклау омтылышларын хуплау өчен чаралар күрергә тиеш.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG