Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:33

Мәктәп укучылары электрон мәгълүмат чараларына өстенлек бирә


26 февральдә Казанның “Сәләт” йортында китап уку һәм аларның роле турында “Укырга вакыт”дигән дисскуссион очрашу үтте. Чара барышында китапның әһәмияте турында шактый сөйләнсә дә, яшьләрнең күбесе электрон мәгълүмат чараларына өстенлек бирде.

“Укырга вакыт” очрашуын “Ялкын” журналы редакциясе оештырды. Апас һәм Тукай районыннан килгән укучылар ике төркемгә бүленеп китап һәм электрон чыганаклар кулланылышы турында үзләренең фикерләрен җиткерде. Эксперт буларак татар әдәбият дәреслеге төзүчесе Диләрә Абдуллина чакырылган иде.

Дисскуссия тәмамланганчы китап интернет һәм телевидение белән капма-каршы куелып барды. Очрашуга килгән укытучылар барысы да диярлек китапны яклап чыкты. Алар фикеренчә, баланы сабый чактан ук китап белән тәрбияләргә кирәк, ана сөтен биргән кебек, дөньяны аңлый башлауга ук китап тоттырырга кирәк. Китап укымаса, укучы Бердәм дәүләт имтиханын бирә алмый, инша язганда әсәрдән дәлил китерер өчен әдәбият укырга кирәк, диләр. “Интернеттан бик күп мәгълүмат алырга була, ләкин ул юкка чыкса, безнең кулда ни кала? Китап! Китап булырга һәм яшәргә тиеш!”, дип ялкынланып сөйләде Диләрә Абдуллина.

Ул интернеттагы мәгълүматның дөреслеген шик астына куйды. Диләрә ханым фикеренчә, пәрәвездәге бар нәрсәгә дә ышанырга ярамый.

“Интернет чыганакларының теле китапныкыннан аерыла. Китап безгә тел байлыгы бирә. Безнең акылыбыз бары тик тел белән генә чагылыш таба ала”, ди ул. Сүзләреннән аңлашылганча, китап, аерып алганда, баланы нәфис әдәбиятка, тормышка өйрәтә, аралашу кагыйдәләре белән таныштыра, әдәбият кешенең хисләрен башкаларга җиткерүне күрсәтә.

Әлеге сүзләргә ТНВ алып баручысы, шагыйрь Рүзәл Әхмәдиев һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин каршы чыкты. Егетләр дискуссия барышында тулаем электрон мәгълүмат чыганакларын якладылар.

“Әлбәттә, барысы да китаптан башлана, ләкин китап яшәргә өйрәтми. Анда язылган күренешләрнең 98%ы чынбарлыкта беркайчан да очрамый. Әйе, ул хис-кичерешләр бирә. Ләкин интернет-телевизордан карадың да, китаптан укыдың ни – аерма юк”, дип саный Рүзәл. Аның фикеренчә, китап булды һәм булачак, ләкин интернет, электрон китаплар бүген безнең көндәлек тормышка кереп бара.

“Китап дигәндә, без аның тышкы кыяфәте турында гына сөйлибез, эчке дөньясындагы мәшһүр әсәрләрнең барып җитү ысулы мөһим түгел. Иң мөһиме – китапмы ул, интернет ашамы, укучының аңына сеңсен”, диде Әхмәдиев.

Бу чара азагында укучылардан сезгә китап кирәгрәкме, әллә электрон мәгълүмат чараларымы дигән сораштыру да үткәрелде. “Укырга вакыт” очрашуын оештырган “Ялкын” журналы мөхәррире Йолдыз Миңнуллинаны яшьләрнең беррәттән электрон чыганаклар өчен тавыш бирүе шаккаттырган.

“Очрашу барышында ике як та үзенең фикерен дәлилләргә тырышты. Экспертлар, абруйлы укытучылар китапның әһәмияте турында күп сүз алып бардылар. Шуңа да карамастан, укучыларның күпчелеге электрон вариант өчен кул күтәрде”, диде Йолдыз аптырап. Ул әлеге хәлне балаларның фикерләү рәвеше үзгәрү белән бәйләде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG