Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нариман Җәләл: "Безне фольклор милләте итеп калдырырга телиләр"


Нариман Җәләл Русиядә милли республикаларга һөҗүм турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:54 0:00

Кырымтатар мәҗлесе рәисенең беренче урынбасары Нариман Җәләл фикеренчә, Русиядә урыс булмаган халыкларны фольклор милләтләр итеп калдыру сәясәте бара.

Мәскәү Кырымны 2014 елда аннексияләгәндә кырымлыларга, шулай ук кырымтатарларга күп нәрсәләр вәгъдә иткән иде. Бу вәгъдәләр үтәлдеме, юкмы. Кырымдагыларның яшәеше яхшырдымы, юкмы? Нариман Җәләл бу хакта Азатлык радиосына сөйләде.

– Кремль кырымтатарларга күп вәгъдәләр биргән иде. Бу вәгъдәләр үтәлдеме, юкмы?

– Берни дә үтәлмәде.

– Сәбәбе нәрсәдә?

– Сәбәбе Кремльнең бүгенге милли сәясәтендә, чөнки бүгенге милли сәясәт, милли республикаларның торышы, аларның мөмкинләкләре һәм башка мәсьәләләр белән бәйле эшләр 1990нчы елларның җимешләре, Чечнядә, Татартстанда ул заманда барган бик катлаулы тарихи процессларның нәтиҗәсе. Андагы бүгенге хәлләргә күз салыйк. Анда бу милли республикаларның хокукларына һөҗүм бара, дини иреклеккә һәм күп кенә башка нәрсәләргә каршы. Мин Татарстанга беренче тапкыр барганда андагы җитәкчәләр белән сөйләшкәндә “сезнең бүгенге заманда пассионар булуыгызга карап сезне Русия федерациясенең федерализациясен саклап калуда үзебез өчен партнер итеп күрәбез” дигән иделәр. Чөнки формаль рәвәштә булган федерациядә чынбарлыкта Русиядә унитаризм бара, ниндидер чикле милли мөстәкыйльлеккә хөҗүм бара. Анда тел, мәгариф сәясәтендәге соңгы адымнар моны бик ачыу күрсәтә. Бу тенденциядә кырымтатарлар өчен бернинди яхшы нәрсә дә юк. Безне биеп җырлый торган бер фольклор милләт итеп калдырырга тәлиләр. Бу империячел бер сөясәт. Биегез, үз милли ашларыгызны пешерегез, өегездә үз телегездә сөйләшә аласыз һәм вәссәлам.

– Мондый вазгыятьтә кырымтатарлар Кырымда үзләрен милләт буларак саклап калу өчен ни эшләргә тиеш?

– Минемчә, кырымтатарлар үзбилгеләнү, ягъни милләт булып сакланып калу өчен максималь рәвәштә чаралар күрергә тиешләр. Икенчедән, без милли хәрәкәтебез дәвамында булдырган шул милли кыюлык (пассионарность) дигән әйберне югалтмаска тиешбез. Әгәр дә без моны югалтсак, без зур бер илнең кечкенә халыкларының берсенә әвәреләчәкбез.

XS
SM
MD
LG