Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министр: Воркута шахтасында җир астында калганнар исән була алмый


"Северная" шахтасы идарәсе бинасы
"Северная" шахтасы идарәсе бинасы

Воркутадагы "Северная" шахтасында өченче шартлау булды. Җир астында 26 кеше калган иде. Комида өч көнлек матәм игълан ителде.

Гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков "Северная" шахтасында булган беренче шартлаудан соң җир астында калган 26 кеше исән була алмый, дип белдерде. Шахтерлар калган урында югары дәрәҗә кызулык һәм һава юк.

Бүген шул урында тагын бер шартлау булды, бер шахтер һәм биш коткаручы һәлак булды. Коткару эшләре туктатылган.

Беренче шартлау 25 февраль булды. Җир астында җыелган метан шартлап шахта ишелде. Шартлау вакытында җир астында 111 кеше булган. Берничә дистә кеше коткарылды, дүрт кешенең мәете табылды. 26 кешенең язмышы билгесез иде. Коми республикасында өч көнлек матәм игълан ителде.

XS
SM
MD
LG