Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия халкының күпчелеге Төркиягә чикләүләрне бетерергә теләми


Бөтенрусия фикер белешү үзәге (ВЦИОМ): халыкның 63% Төркиягә каршы чикләүләрне дәвам итәргә кирәк дип саный.

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге (ВЦИОМ) соңгы сораштыру нәтиҗәләрен игълан итте. Аңа караганда, халыкның 63% Төркиягә каршы чикләүләрне дәвам итәргә кирәк дип саный. 21% чикләүләрне бетеререгә кирәк дигән.

78% Төркия Су-24 очкычын бәреп төшергәне өчен Русия алдында гафу үтенми торып, мөнәсәбәтләрне җайларга ярамый, дигән. 11% Русиягә Төркиягә белән хезмәттәшлек бөтенләй кирәкми, дип саный.

Русия халкының яртысыннан артыгы әле дә низаг аркасында зыян үзләренә түгел, иң зуры Әнкарага булган, дип саный. Сораштыруда катнашкан һәр өченче кеше ике як та зыян күргән диде. Сораштыруда Русиянең 46 төбәгеннән 130 шәһәр һәм районнан 1600 кеше катнашкан.

2015 елның ноябрендә кисәтүләргә карамастан чыгып китмәгән Русиянең Су-24 очкычы бәреп төшерелгәннән соң Русия төрек кием-салым, җиләк-җимеш һәм яшелчә сатуны тыйды, Төркиягә юлламалар сатылмый башлады, Татарстан һәм Башкортстан ТӨРКСОЙ белән элемтәсен туктатырга мәҗбүр булды. Төркия икътисадына да зыян килде. Туризм ширкәтләре алдагы җәйдә башка ил туристларын җәлеп итү эшләрен башлады.

XS
SM
MD
LG