Accessibility links

Кайнар хәбәр

36 кеше үлеменнән соң Воркутада шахталар тикшерелә


Ростехнадзор "Северная" шахтасында шартлаулардан соң башка күмер базларын тикшерә башлады. Комида өч көнлек матәм.

"Северная" шахтасында шартлаудан соң Ростехнадзор башка шахталарда тикшерүләр башлады. Гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков, шартлаулардан соң җир тетрәү сизелде, дип белдерде.

"Северная" шахтасында 28 февраль булган шартлаудан соң янгын дәвам итә, коткару эшләре туктатылган.

Беренче шартлау 25 февраль булды. Җир астында җыелган метан шартлап шахта ишелде. Шартлау вакытында җир астында 111 кеше булган. Берничә дистә кеше коткарылды. Һәлак булган 36 кешенең исемнәре игълан ителде. Аларның яртысына якыны 40 яше тулмаган ирләр. Коми республикасында кичәдән бирле өч көнлек матәм игълан ителде.

Һәлак булган бер шахтерның хатыны иренең 3-4 атна элек "Северная" шахтасында газ күп җыелганын борчылып сөйләгәнен белдерде. Үлгән иренең сүзләрен искә төшереп, хатын-кыз журналистларга, "җитәкчелек газ күрсәткечләренә карамыйча датчикларны җиргә күмәргә кушкан" дип сөйләде. "Воркутауголь" бу мәгълүматне кире какты. Ростехнадзор һәлакәтне "табигать казасы" дип атады. Янгынны сүндерү өчен шахтага су тутырырга мөмкиннәр.

XS
SM
MD
LG