Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:29

Мәскәүдә "Октябрь кыры" метро тукталышы янында бала үтерүдә гаепләнүче хатын-кыз тоткарланган. Аның Үзбәкстан ватандашы булуы хәбәр ителә.

Мәскәү полициясе "Октябрь кыры" метросы янында бала башын күтәреп йөргән хатын-кызның тумышы белән Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсеннән 38 яшьлек Гөлчәһрә Бобокулова булуын хәбәр итте.

Полиция кулында бала башы булган хатын-кызны тоткарлар алдыннан "Октябрь кыры" метросын чолгап алган иде. Бу хәлне күрүчеләр тоткарлар алдыннан хатын-кызның "Аллаһ Әкбәр", дип кычкыруын әйтә.

Дүшәмбе иртән Мәскәүдә Халык Ополчениесе урамындагы йортта янгын булган фатирда 3-4 яшьлек башсыз бала җәсәде табылды. Мәскәүдә тикшерү комитеты вәкиле Юлия Иванова "Москва" агентлыгына, тоткарланган хатын-кыз янгыннан соң табылган баланы караучы булган, дип белдерде.

Тикшерү белдерүенчә, әлеге хатын-кыз әти-әниләре олы бала белән фатирдан чыгып киткәнне көткән һәм "ачыкланмаган сәбәптән баланы үтергән, фатирга ут төрткән һәм чыгып киткән". Әлеге хатын-кызга мәхкәмә-психиатрия тикшерүе үткәреләчәк. Тоткарланган вакытта аның наркотик белән исерек булганы әйтелде.

Федераль миграция хезмәтенең Мәскәү идарәсе башлыгы Ольга Кириллова, Үзбәкстан ватандашының бала караучы булып эшләргә легал рөхсәте булмаган, дип белдерде. Хатын-кыз Мәскәүгә гыйнвар ахырында килеп Выхино-Жулебино бистәсендә теркәлгән. Килүнең максатын ул "эш" дигән, әмма эшли башлавы турында идарәгә хәбәр итмәгән булган.

"Протестчыны 15 минутта ябалар, бала башын тотып йөрүчене бер сәгать тота алмыйлар"

Бүген Мәскәүдә булган бу хәлдән соң социаль челтәрләр ачу, нәфрәт һәм куркудан "шартлады". Бала караучылар һәм үзбәкләргә нәфрәт белдерүдән тыш, балалар хокукларын яклаучы Павел Астаховның полицияне мактавы ачу тудырды.

Хокук яклаучылар Дәүләт думасында тиздән "няня кануны" кабул ителәчәген фаразлады.

XS
SM
MD
LG