Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым каникулы: кайту


Назлыхан
Назлыхан

Прагада укучы кырымтатар студенты Назлыхан кышкы ялында Кырымга кайтып килде. Оккупация белән килешергә теләмәгән кыз Азатлыкта юлъязмасын тәкъдим итә.

Мин өйдә. Өч көн кайттым. Кичерешләремне тизрәк сезнең белән уртаклашасым килде, әмма өйдә интернет юк икән. Боларны тиз-тиз кулдан язып соңрак җибәрермен инде. Хәзер үк язасым килә.

Херсонда поездан төшкәндә инде бик арыган идем. Кырымга кадәр әле 100 чакрым. Вокзалда Акмәчеткә баручы автобуслар тора. Әмма миңа чик буена гына барып җитәргә кирәк иде. Чикнең теге ягында мине Арслан көтә бит. Таксист белән көчкә килештек. Чик буена кадәр 200 һривня (560 сум – ред.). Анда җитәрәк безне “Айдар”лар туктатты (Донбасста сугышкан, хәзер Кырым чиген саклаган кораллы батальон – ред.). Шул кадәр әшәке икән алар. Чемоданымдагы ыштан-күлмәкләремне актардылар, бер сүз әйтү юк. Бер ир кеше күз алдымда аңа 100 һривня сузды, аны тикшермәделәр. Менә кайда ул беспредел.

Чик буена җиттек. Таксист мине төшереп калдырды. Салкын җил сөякләргә үтә. “Каланчак” чик буе ноктасындагы контроль бүлмәсенә якынлаштым. Ике тәрәзә ачык. Чират. Җилдә ике сәгать торганнан соң, ниһаять, минем чират җитте. Сораулар күп иде. Исемем кайсы “хан” икәне дә, кайдан кая барганым да калмады. Минем сабырлыгым бетә башлаган иде инде, тәрәзәдәге кеше уңышлар теләп паспортымны кире бирде.

Шлагбаум янында тагын туктаттылар.

– Кая барасың?

– Өйгә кайтам.

“Салдыр боларны”, диде ул миңа сумкамдагы Украина әләменә күрсәтеп. Ул вакытта минем моңа ышанасым килмәде. Соңыннан гына шлагбаум янында торган ул егетнең моны миңа яхшылык теләп әйткәнен аңладым. Русия ягына Украина әләмен салып керүең хәерлерәк икән.

Алдагы 800 метрлык буфер минем өчен гомеремдәге иң озын юл булгандыр. Чемоданымны өстерәп көчкә барып җиттем. Чикнең ул ягы яхшы яктыртылган, юлы туры. Чикне ничек үтәрмен дип бик курыккан идем, әмма чират тиз җитте. Паспортны карадылар, аннары чемоданны ачарга куштылар. Анда Прагадан күчтәнәчкә алып кайткан 10 шешә сыраны күргәч, моның кадәр кертергә ярамаганын әйттеләр. Куллары шешәләргә сузылгач, үзем дә аңышмыйча әллә гарьләнүдән, әллә арудан үкси-үкси елый башладым. Үзем эчмәгән сыра өчен еладыммы мин? Әллә инде кайтып җиттем дигәндә генә шундый вак һәм кирәксез әйбер аркасында Кырымга керә алмавымнанмы? Чик буенда эшләүчеләр, күрәсең, мондый тирән фәлсәфи сораулар биреп тормады – ярар, беренче тапкырга гафу итәбез, дип җибәрделәр.

"Туфракны үбеп-үбеп елыйсы килә" дип сөйли бит олылар. Китапларда язалар. Мин дә шуны кичердем. Чик буен чыккач туктый алмый еладым. Кайттым!!! Арслан килеп кочакламаса, хәлсез егылган булыр идем. Машинада бер кочак чәчәк көтә иде мине. Кузгалып киткәч тә, күзләрем йомылды, йокыга киткәнмен. Әти-әниләр йортына ике сәгатьлек юл…

Кырым каникулы: кайту
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:01 0:00
йөкләү

XS
SM
MD
LG