Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:24

Прагада укучы кырымтатар студенты Назлыхан кышкы ялында Кырымга кайтып килде. Оккупация белән килешергә теләмәгән кыз Азатлыкта юлъязмасын тәкъдим итә.

Кичәге көн - кайтып җитү, әти-әнине күрү, мине каршыларга дип җыелган кунаклар, табын, тәмле исләр, әниемнең җылы куллары, чәчләренең тагын да агаруы, беркайчан да елаганын күрмәгән әтиемнең күз яшьләре - болар барысы да төш кебек.

Иртән әниемнең тавышына уяндым. Өйдәгеләрне ул "кызымны уятысыз" дип ачулана иде. Шул кадәр рәхәт булып китте. Тугызга кадәр ялкауланып яттым. Торгач туйга барасы икәнен белдем. Туй дүрттә икән. Хәзер Кырымда ут начар бирелгәнгә туйлар иртәрәк башланып, карыңгы төшкәнче бетә. Беркая да барырга хәлем дә, кәефем дә юк иде. Җитмәсә Арсланны тәүлек буена эшкә куйганнар. Арсланның кем икәнен язмадым бит әле. Егетем ул минем. Полициядә эшли. Абыемның дусты, ләкин минем әти-әни аның барлыгы турында берни белми әле. Бәлки бу кайтканда таныштырып булыр.

Шулай итеп, туйга җыендым. Гомердә беренче тапкыр чәчкә прическа ясамадым, әллә ни бизәнмәдем. Прагадан "кирәге чыкса" дип алып кайткан бердәнбер күлмәгемне кидем. Туй шәһәрдән читтә иде. Юлда Арслан турында сүз башладым. Әни берни дәшмәде. Әти кич буена үзенә урын таба алмады. Ник әйткәнемә үкендем. Әти, егет дип мин укуымны ташлармын, дип борчыла. Мин үпкәләдем дә. Мине белми ахры алар. Укуны ташламыйм мин.

Туйда күңел ача алмадым. Гәрчә туй бик күңелле иде. Җырчылар белән таныштым, татар биюләрен карап утырдым. Бер заман күзем сәгатькә төшсә - төнге уникене узган. Утны унда сүндерергә тиешләр иде бугай. Ресторан хуҗасы генератор китереп куйган икән. Биюләр икегә кадәр дәвам итте. Артык иде инде болары, әллә мин татарлыктан бизә башлаганмынмы?

Прагага киткәч бу биюләрне, туйны, татар рухын сагыначакмын бит. Аның каравы тәмле итеп ашадым. Иртәгә Арслан мине үзе белән эшкә алып чыгам диде!

XS
SM
MD
LG