Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яндекс.Музыка хезмәте татар җырлары бүлеген ачты


Исемлек башында классиклар яки эстраданың өлкән йолдызлары түгел, ә Башкортстанның яшь поп-башкаручысы Элвин Грей тора.

Яндекс.Музыка сервисы татар җырлары бүлеген ачты. Хәзер анда 80 башкаручының 170 тирәсе татарча альбомын тыңлап була. Мәсәлән, Салават, Илназ Сәфиуллин, Айдар Галимов, Фирдүс Тямаев, Алсу, Илназ Гарипов һәм башка җырчыларны тыңларга була.

Шунысы кызык, авторларның топ-исемлегендә классик җырчылар яки күптән танылган эстрада җырчылары түгел, ә яшь поп-башкаручы Элвин Грей (Радик Юльякшин) тора.

Яндекс статистикасына караганда, Татарстанда әлеге сервис белән 80 мең кеше куллана. Аларның күбесе интернет ширкәттән татар музыкасын йөкләүне сораган. Яндекс вәгъдә иткәнчә, әлеге сервиста татар каталогы тулыланып торачак.

Татар телендәге треклар сервисның "дөнья музыкасы" каталогына кергән. Аның "күршеләре" - рус, балкан, Европа, яһүд, Африка һәм башка төбәкләр музыкасы. Каталогта төрек һәм украин музыкасының булмавы игътибарны җәлеп итә, гәрчә Яндекс бу илләрдә шактый уңышлы эшләп килсә дә.

Татарча альбомнар Яндекс.Музыканың десктоп версиясендә дә, мобил әсбапта та ачык. Шулай ук татар җырлары уйнаган станция Яндекс.Радио сервисында да пәйда булды. Анда музыканы кәефкә карап сайлап була.

Бүгенге көндә татар аудиториясе өчен Яндексның шулай ук эзләү һәм почта сервислары яраклаштырылган.

XS
SM
MD
LG