Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:39

Нефтекамада хакимияткә каршы чара кышны озатучылар тавышына күмелде


Икейөзле шигарләр

Икейөзле шигарләр

28 февраль Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә каршылык чаралары узды. Бер үк мәйданда ике чара узу сәбәпле, тарткалашлар да булды.

Бер төркем “Октябрь” кинотеатры каршындагы мәйданда шәһәр хакимияте башлыгы Рәшит Дәүләтовка каршы урам җыены уздырды. Шул ук вакытта икенче төркем кышны озату һәм балаларның “Виктория” ансамблен бетерүгә каршы чара уздырды. Шуңа шигарләр дә икейөзле иде. Җыелучылар хакимияткә каршы: “Хакимият! Кануннарны үтә!”, “Шәһәрдәге тәртипсезлек туйдырды” кебек, ә икенче төркем: “Виктория”не саклыйк!”, “Балаларга биергә ирек бирегез!” кебек эчтәлекле шигарләр күтәргән иде.

Шәһәр мэрына каршы урам җыены уздыручылар чараларын рөхсәт белән уздырды. Дөрес, алар рөхсәтне мэрга каршы чара уздырырга диеп алмаган. Урам җыенының темасы Әмҗә касабасындагы тузган торак мәсьәләләре, коммуналь хезмәтләндерү сыйфаты һәм түләүләрнең артуы дип билгеләнгән булган.

Чараны “Народный фронт Регион” оешмасы оештырган. Ләкин алар мәйданга җыелган җирдә балаларның бию төркемен һәм кышны озату чарасы бара иде. “Октябрь” кинотеатрында урнашкан “Виктория” ансамбленең таратылачагы билгеле булгач, ул төркемне алып баручылар һәм балаларын ияртеп килгән ата-аналар да мәйданга чыккан.

Тарткалашлар, ризасызлыклар булып алса да, полиция Кышны озатучыларны, “Виктория”не яклаучыларны мәйданнан кумады. Шуңа җирле хакимияткә каршы чыгучылар мәйданга икенче төркемнең җыелуын, провокация дип бәяләде. Кышны озатучылар көчле музыка астында төрле уеннар уздырды. Ә каршылык чарасын уздыручыларга тавыш көчәйткеч җиһазлар белән файдалану рөхсәт ителмәү сәбәпле, хакимияткә каршы чыгучыларның таләпләре ишетелмәде. Ул гына да түгел, хакимияткә каршы шигарләр “Виктория”не яклаучыларныкы астында күмелеп калды.

Ике чарада барлыгы йөз илледән артык кеше катнашты.

XS
SM
MD
LG