Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:49

Казанда Беренче татар аш-су осталары бәйгесе үтте


29 февраль Казанда Татар ашлары йортында мәшһүр пешекче Юныс Әхмәтҗанов исемендәге беренче татар ашлары осталары бәйгесе үтте. Әлеге чара аңың эшен дәвам итүчеләр барлыгын күрсәтте.

Әлеге бәйгене Казанның туризм үсешенә ярдәм комитеты, кунакханәчеләр һәм ресторан җитәкчеләре берләшмәсе теләктәшлеге белән Икътисад, идарә һәм хокук институты оештырды. Әлеге уку йорты каршындагы һөнәри көллият татар аш-су осталарын әзерли икән. Аннан һәм республикадан җыелган барлыгы 18 урта уку йортларыннан 26 катнашучы токмач кисү, салма, куллама турау, өчпочмак ясау һәм гөлчәчәк рәвешендәге кош теле әзерләү осталыгында ярышты.

Катнашучылар бик яшь һәм әле укучы булуына карамастан, беренче чиратта дәү әниләр һәм әниләр, аннан соң укытучылар биргән дәресләрне яхшы үзләштерүен күрсәтте. Токмачлары да нечкә киселгән иде, өчпочмак кырыйлары да матур итеп үрелеп бөрелгән иде.

Әлеге яшьләр татар ашлары әзерләү серләренә Татар ашлары йортына нигез салган һәм эшен чын мәгънәсендә сәнгать, халыкка хезмәт итеп кабул иткән атаклы пешекче Юныс Әхмәтҗанов язып калдырган китапларга нигезләнеп өйрәнә. Исән чакта ул үзенең "Татар ашлары" китабын 17 тапкыр тулыландырып бастырды, ди пешекченең улы Фоат Әхмәтҗанов. Аның үлеменннән соң да әлеге китаплар бастырылып килде.

Бу чарада Юныс Әхмәтҗановның "Татар ашлары" йортына нигез салып, аны чит илләрдә күрсәтерлек милли аш-суларның үрнәгенә әверелдерүе, авылларда йөреп, югалып барган рецептларны эзләп, туплап, аларга яңа сулыш биреп көндәлек тормышка кертеп җибәрүе дә искә алынды.

Мәсәлән, "Талкыш" татлы ашамлыгын торгызып ресторан дәрәҗәсенә күтәрүне дә аның исеме белән бәйлиләр. Татар ашлары йортының элекке җитәкчесе Нәҗип Сафин әйткәнчә, Юныс Әхмәтҗанов чорында “Столовая” урынына "Ашханә" сүзе кереп китә, халык "татар ашлары" дип сөйләшә башлый.

“Юныс абый токмакчалырын ашарга килдек әле”, дип әйтә иде халык, ди Татар ашлары йортының ветеран хезмәткәрләре.

“Халык бик күп була иде” дип иска ала элекке җитәкче Нәҗип Сафин. ”Санап караган бар, беренче каттагы ашханәдә бер урында бер-бер артлы уртача алты кеше ашап китә иде, өстәге ресторанда бер-бер артлы ике тапкыр табын кора идек" диде ул.

“Татарская кухня” китабыннан соң атаклы пешекченең рецептлар җыентыгы татар теленә дә тәрҗемә ителә. “Аны бик тиз арада алып бетерделәр”, дип искә ала Юныс Әхмәтҗанов белән озак еллар бергә эшләгән оста Фатыйма Мәҗитова. Ул аның белән бергә һәм аның үлеменнән соң тагын ун ел "Татар ашлары" журналын чыгарып килгән.

Татар ашларын пешерергә атна саен уздырыла торган "яшь киленнәр" курсларында өйрәтә идек, аларда да китап, журналларга ихтыяҗ булды. 90нчы еллар ахырында "Татар ашлары" китабын татарча һәм инглизчә дә чыгарырга әзерләгән идек, әмма СССР таркалып, Татар ашлары йорты ябылып, китап чыкмый калды, дип сөйләде Юныс Әхмәтҗанов вафатыннан соң баш пешекче булып эшлгән Фатыйма Мәҗитова. Аннан соң эшләгән кешеләр дә иҗади мохитта эшне дәвам иткән. Фатыйма ханым әйткәнчә, алар татар ашлары үрнәге итеп үрдәк белән өлеш, каймак белән бәлеш кебек яңа төр камыр әйберен кертеп җибәрә.

Киләсе елга оештыручылар атаклы аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның 90 еллыгына багышлап, татар ашлары осталары бәйгесенә инде тәҗрибәле баш пешекчеләрне дә җәлеп итмәкче. Атаклы останың юбилеена багышлап китап та әзерләнә, аның өчен халык шагыйре Роберт Миңнулин материал туплый башлаган.

Ул бәйгедә булган кешеләргә мөрәҗәгать итеп, Юныс Әхмәтҗанов турында уникаль истәлекләр, рәсемнәр, нинди дә булса мәгълүматлар булса, аңа тапшырырга сорады.

Инде Юныс Әхмәтҗановка алмашка килүче яшь буын пешекчеләр арасында да татар милли аш-суларны югары дәрәҗәдә әзерли белүчеләр бар булып чыкты. Беренче урынны Казанның 41нче һөнәри көллиятеннән Кристина Боровлева, икенче урынны кече бизнес һәм эшкуарлык көллиятеннән Алия Иксанова, өченче урынны халыкара хезмәт күрсәтү көллиятеннән Алия Заһидуллина яулады.

Бәйгедә катнашучы кызларның берсе Азатлык хәбәрчесенә гөлчәчәк пешерү серен дә ачты. Чәчәкнең яфраклары сырлы-сырлы итеп күтәрелеп торсын өчен, аны майда пешергән вакытта аска батырып алырга кирәк икән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG