Accessibility links

Савченко Украинага кайтармасалар сусыз ачлык игълан итәчәк


Надежда Савченко мәхкәмәдә
Надежда Савченко мәхкәмәдә

Русиянең ике журналистын үтерүдә гаепләнүче Савченко 10 көн эчендә Украинага җибәрмәсәләр сусыз ачлык игълан итәчәк.

ВГТРКның ике журналистын үтерүдә, чик бозуда гаепләнүче Украина очучысы Надежда Савченко коры ачлык (су эчмичә) игълан итәргә җыена, дип белдерә ТСН.

Надежданың туганы Вера сөйләвенчә, Русия мәхкәмәсе карарыннан соң 10 көн эчендә Украинага тапшырылмаган очракта Савченко әлеге протестны кулланачак.

Декабрь уртасында мәхкәмә очучыны 16 апрельгә кадәр сак астында калдыру карары чыгарды. Аннан соң Савченко протест йөзеннән ачлык игълан итте. 2014 елның җәендә тоткарланганнан бирле бу аның өченче тапкыр ачлык тотуы иде. "Ул 60 көннән артык ач тора инде һәм хәзер судан да баш тартырга әзер", ди Вера Савченко.

Русия мәхкәмәсенең карары кайчан игълан ителәчәге якын арада билгеле булачак. Савченконың адвокаты Николай Ползолов, Савченко Югары Рада депутаты һәм Европа Берлеге парламент ассамблеясе әгъзасы булганга, нинди генә карар чыгарылса да Украинага кайтачак дип саный.

Украина хәрбие 2014 елның җәендә Луһански өлкәсендә тоткарланды. Савченко бөтен гаепләүләрне кире кага. Үзен сепаратистлар тоткарлавын, аннан соң Русиягә җибәрүләрен әйтә.

XS
SM
MD
LG