Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:48

Иртән бик арып уяндым. Әни табын кора. Бүген якшәмбе, димәк, туганнар киләчәк. Кызлары кайткан бит! Аңа булыштым, кунаклар килде. Табында ике тема – ут юклыгы һәм Сүриядәге сугыш. Җентекләп минем нәрсә укыганны, кайда торганны сораштылар. Кат-кат "укы кызым, милләтебезгә акыллы кыз-егетләр кирәк" дигән үгет-нәсихәтләр әйтелде.

Күземне телефоннан ала алмадым. Әле өйгә кайтканчы ук Арслан мине үзе белән эшкә алып чыгам дигән иде. Мин бер курс юридик факультетта укып киттем бит. Тикшерүче буласым килә иде. Ул эшне әле дә яратам. Ниһаять, төштән соң Арслан килеп мине эшкә алып китте.

Иң беренче күзгә шул ташланды – һәр мент яхшы өр-яңа машинада йөри. Акча кайдан? Нәрсә үзгәргән мин булмаганда? Украина чагында ментлар болай йөрми иде. Акчалары артканмы? Ришвәт алалармы?

Арслан сүзләренә караганда, юлда торучы патруль хезмәткәренең айлык эш хакы 35 мең, участковыйның – 45 мең, ГАИ хезмәткәренең 55 мең сум. 100 мең сум булса да, Тойота Камриның иң соңгы моделен алыр өчен биш ел шуңа гына эшләргә кирәк. Ментлар барысы да Камрида йөри.

"Опорник"ка киттек. Анда дежурда торучы ментлар кереп чыга, документлар саклана. Акмәчетнең бу опорнигы мин белгәндә үк мәрхәмәтсез һәм "пычрак" иде. Тоткыннарны кыйнауда гаепләнеп ике кеше төрмәгә утырды. Берсен эчкәне өчен куып чыгардылар, тагын берсен ялган документ ясаганы өчен эштән алдылар. Арслан исән-сау эшләсә генә ярар иде, дип телим.

Опорник сукбайлар җыелган бер урынны хәтерләтте. Таушалган өстәл-урындык, җимерелгән ишекләр. Аның каравы сержантлар кыйбатлы машиналарда йөри. Соңгы ике айда ачылган җинаять эшләрен актара башладым. Бандитлар шәһәренә әйләнгән Акмәчет. Ут сүндерүләр башлангач талау-урлаулар арткан. Ашыгыч ярдәм машинасына ут ачкан Нәбиев эшен укып чыкмакчы идем. Аның турында нәрсә генә сөйләмиләр. Арслан бирмәде. "Тимә", диде. Башкаларга белергә ярамаган нәрсә язылган икән соң анда шул кадәр?

Арсланга сәүдә үзәгенә кереп чыгарга кирәк иде. Сәүдә рәтләрен карап чыктым. Ярлылык ярылып ята. Ашамлыклар бик аз. "Яхшырак тормыш кирәк идеме сезгә? Менә, алыгыз". Мондый сүзләрне һәр кырымтатар өендә ишетеп була хәзер.

Арсланның эш сәгате тәмамланды. Кинога бармакчы идек. Ул арада абый шалтырата, "кайт" ди. Өйдә кунаклар. Инде башкалары, иртән килгәннәре киткән, ул арада күршеләр кереп чыккан, хәзер өченчеләре. Татар дөньясына хуш килдегез! Өй тулы кунак, тавыш. Иң күңелле утырган бер мәлдә... ут бетте. Абый кайтканчы генераторсыз утырдык. Фонарь белән фотога төшерергә өйрәндек!

XS
SM
MD
LG