Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә корама рәсемнәр күргәзмәсе эшли


Корама юрган әзер
Корама юрган әзер

Танылган урыс шагыйре Петр Ершов тууының 200 еллыгы хөрмәтенә булдырылган "Канатлы ат" корамалар проекты ел әйләнәсендә сәнгать сөючеләрне берләштерде.

Төмәннең корама тегүче үзешчәннәр клубы белән бергә "Хөрмәт" социаль проектларны яклау хәйрия фондын оештыручы Зөләйха Алишева Тубыл губернасында туган Петр Ершовның юбилеен оештыру эшләрен башлаган иде. Әлеге проектка Русиянең күп төбәкләрендә яшәүчеләрдән һәм АКШ, Молдова, Лүбнән (Ливан), Япония, Британиядән дә иҗат эшләре, хатлар ява башлаган.

Проектка килгән эшләрне кабул итү (сулдан икенче Зөләйха Алишева)
Проектка килгән эшләрне кабул итү (сулдан икенче Зөләйха Алишева)

– Бу проектта 78 төбәктән (алар арасында 8е чит ил) 373 кеше катнаша. Аларның 241 эше Себернең дистәләгән шәһәрендә булып өлгерде, күргәзмәләргә килгән халык тукыма кисәкләреннән булдырылган рәсемнәрне сокланып күзәтте. Күптән түгел генә Курган шәһәрендә булып кайткан күргәзмә тиздән Нефтеюганскига юл алачак, аннары аны Америка көтә. Аңа кадәр бу эштә иң актив катнашучыларны өлкә думасында тәбрикләү тантанасына җыябыз. Күргәзмәдәге эшләр арасында милләттәшләребез Әлфия Мөхәммәтова, Гөлфия Мирзаянова (Төмән), Гөлсара Назырова (Тубыл районы, Иртеш буе бистәсе), Камилә Сафиуллина, Диана Рәхимова (Төмән), Ләйлә Камалова (Курски) иҗат җимешләре дә бар.

Гөлфия Мирзаянова яңа юрган әзерли
Гөлфия Мирзаянова яңа юрган әзерли

Гөлфия Мирзаянова Татарстаннан килгән. Ул корама тегү клубына йөри. Тормыш иптәше белән алар Ноябрьски шәһәрендә 26 ел яшиләр. Иптәшен югалта, лаеклы ялга чыккач, Казан шәһәренә юл ала. Гомере буе кул эшләре белән шөгыльләнә: тегә, чигә, бәйли, ә менә корама белән эшләргә күптән хыяллана. Киявен Төмәнгә эшкә юллау аның тормыш сукмагын тагын үзгәртә – Гөлфия ханым оныкларын тәрбияләшергә аларга иярә. Ә монда клуб вәкилләре белән таныша. Хәзер алар бергәләшеп корама эшләр турында сөйләшәләр, осталардан эш алымына өйрәнә. Күргәзмәдә дә бик теләп катнашты. Гөлфия күпләребезнең сабырлыгы җитмәгән вак кисәкләр белән эшли, ә инде чигүенә бөтенләй тиңләшүче юк. Ул аны шулкадәр тигез, пөхтә итеп башкара диләр фикердәшләре, – дип сөйләде Зөләйха Алишева.

Гөлфия ханымның чигү эше
Гөлфия ханымның чигү эше

Петр Ершовның нәселе вәкилләре дә интернет аша бу эшләр белән танышалар һәм күргәзмәгә дә киләләр. Хәзер үзләре яшәгән төбәкләргә чакыралар.

Күргәзмә Иркутски шәһәрендә булып кайтты инде. "Сез чүпрәкләр текмисез – сез кеше йөрәкләрен кушасыз. Сезнең эшләрдән кулыгызның җылысы бөркелә. Болар барысы да безнең театр стеналарында эленеп тора – бөек әкият түгелмени шул! Ә әкият – матур һәм күпмилләтле халык күңеле ул", дип язып калдыралар "Рәхмәтләр китабы"нда.

Сәнгать белән кызыксынучы журналист София Хәйруллина күргәзмәне оештыручылар белән Курганга да барды.

Корамачылар клубы әгъзалары фикер алыша
Корамачылар клубы әгъзалары фикер алыша

– Курган безне бик кунакчыл каршы алды. Өлкә сынлы сәнгать музеенда бу проектта катнашкан курганлыларның 11 эше куелды. Бөтенрусиягә танылган күргәзмәдә якташлары иҗаты белән дә таныша алу – алар өчен зур горурлык булды.

"Канатлы ат" әкияте геройлары төрлечә сурәтләнгән паннолар, Ершов портретлары – чын халык иҗаты. Проектның максаты да – якташыбыз Петр Ершовны хөрмәтләү белән бергә онытылып бара торган корама тегү кебек кул эшен дә яңадан торгызу. Монда берничә картинаны берләштергән коллектив эшләр дә бар. Күбесендә Канатлы ат һәм Бәхет кошын күрәсең. Күргәзмәне үз күзләрем белән күрмәсәм, тукыма кисәкләреннән шулкадәр искитмәле картиналар тудырырга мөмкин дип ышанмас та идем. Проект күпләрне илһамландырды. Монда 2 яшьлек баладан алып 80 яшьлек кул остасына кадәр ясаган эшләр бар", дип сөйләде София соклануын яшермичә.

Ершов токымы вәкилләре
Ершов токымы вәкилләре

Петр Ершов себер татарлары турында "Сүзге" поэмасын язып калдыруы белән дә кадерле. Аның бу поэмасын татар теленә журналист Бибинур Сабирова тәрҗемә итеп бастырып та чыгарган иде. "Күләме артык зур булмаган бу китапка Петр Ершовның "Сүзге" поэмасы оригиналда, рус телендә Ершовның тормышы һәм иҗаты турында мәкалә һәм "Сүзге" поэмасының татар теленә тәрҗемәсе сыйды. Әсәрдә Себер ханлыгының дан казанган, тыныч тормышта яшәгән чоры һәм кеше талап яман ат казанган казаклардан торган Ермак отрядының ханлыкка бәреп керүе, Себер ханлыгының җимерелә башлаган чоры күрсәтелә”, дип яза Бибинур ханым әлеге китапта.

Күргәзмәдәге кул эшләре
Күргәзмәдәге кул эшләре

XS
SM
MD
LG